МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



08.10.13 
Рамка с уголками
Республикада «IT-чемпион» бәйгесенең соңгы - өченче этабы дәвам итә. Ул 2 сентябрь көнне башланып китте һәм 20 декабрьдә генә тәмамланачак. Узган бәйгеләрдә абсолют җиңүче булып танылган укучылар конкурста яңадан катнаша алмаса да, баллар туплап, бүләк җыюларын дәвам итә. Айваз Закиров Чүпрәле районының Яңа Кәкреле авылы егете. Ул хәзерге вакытта 8нче сыйныфта укый. Айваз «IT-чемпион» бәйгесенең беренче этабында республика күләмендә иң күп балл җыюга ирешә. Аңа иң зур бүләк - iPad ны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шәхсән үзе тапшыра. Без егет белән элемтәгә кереп, әлеге конкурс турында әңгәмә кордык. Абсолют җиңүче булу өчен 3 мең балл кирәк булган «Мин IT-чемпион бәйгесе игълан ителү турында интернеттан күрдем. Тик башта бу хәбәргә әллә ни игътибар бирмәгән идем. Аннары бәйге турында мәктәптә дә сөйләделәр. Шуннан соң гына конкурста катнашып карарга булдым», - дип сөйләде «Intertat.ru» газетасына Айваз Закиров. Егет сүзләренә караганда, аның үзен электрон хезмәтләрдән файдаланырга әтисе өйрәткән. Әлеге эшнең барлык нечкәлекләренә төшенеп беткәннән соң гына ул бу сайтны башкаларга тәкъдим итә башлый. «Миңа бу бәйгедә катнашу бик ошады. Шулкадәр бирелеп киткәнмен, җиңгәнемне сизми дә калганмын. Үземнең барлыгы 3 меңгә якын балл җыйганлыгыма соңыннан гына игътибар иттем», - дип искә ала Айваз. Нәтиҗәдә, аның баллары туган районында гына түгел, ә гомумән, Татарстанда иң югары дип таныла. Электрон хезмәтләр - халык өчен зур сөенеч «Әлбәттә, конкурста җиңгәнемә мин чиксез шат. Шулай да иң сөендергәне - туганнарым, дусларым, таныш-белешләрем төрле хезмәтләр өчен акчаны сайт аша гына түли хәзер - әллә кая барып йөрисе юк. Шуңа күрә, һаман миңа рәхмәт укып туя алмыйлар», - дип дәвам итә сүзен җиңүче.   >>> Тулырак >>>


04.10.13 
Рамка с уголками
Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезнең авыр да, шул ук вакытта җаваплы да хезмәтегез бәяләп бетергесез. Еллар узган саен катлаулана барган эшегез сездән сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Бала күңеленә салган белем орлыкларыгыз шытып, үсеп җимешләрен күргәнче күп көч сорала. Нинди генә һөнәр иясе булсак та , без сезгә– хөрмәтле мөгаллимнәребезгә бурычлы. Үгет-нәсихәтләрегез безне еллар дәвамында озата бара, төпле киңәшләрегез һәрчак ярдәм итә. Көн саен үзгәреп торган тормыш алдыгызга бик күп бурычлар куя. Шуларны үтәп, сез камиллеккә омтылып , киләчәккә йөз тоткан, заманга ярашлы буын тәрбиялисез. Мәгариф өлкәсендә яңарышка омтылыш аеруча нык сизелә. Заманча мәгълүмати технологияләрне вакытында отып алган, аларны укучылар күңеленә сеңдергән укытучыларыбызга, тәрбиячеләребезгә без бик рәхмәтле. Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Сезне бәйрәмегез белән тагын бер кат тәбрикләп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, эшегезгә сөенеп баруыгызны, укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, уңышларга ирешеп, имин тормышта яшәвегезне телим. Хезмәтегездән ямь һәм тәм табып, бала күңелен аңлап, аңа киләчәктә югалып калмаслык ныклы белем һәм тәрбия бирерсез дип ышанабыз.   Чыганак: "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр порталы"   
РS. Бүген, Актаныш муниципаль районында укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү тантанасы узды. Бәйрәмгә район мәктәпләреннән алдынгы мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп директорлары һәм зур хөрмәткә лаек ветеран укытучылар чакырылган иде. Тантана "Тургай" кафесенда үткәрелде. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап район башлыгы Ф.М.Камаев, Мәгариф бүлеге җитәкчесе В.М.Салихов чыгыш ясадылар. Алдынгы укытучыларга Рәсәй Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының мактау грамоталары, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының күкрәк билгесе, рәхмәт хатлары тапшырылды. Республика бүләкләреннән тыш хөрмәткә лаек укытучылар район башлыгының һәм мәгариф бүлегенең мактау грамоталарына ия булдылар. Укытучылар бәйрәмен музыкаль яктан "Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбле бизәде. Без дә үз чиратыбызда хезмәтебезгә карап хөрмәтләгәннәре өчен район башлыгы Ф.М.Камаевка, мәгариф бүлеге җитәкчесе В.М.Салиховка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Зур рәхмәт, Сезгә!!!


03.10.13 
Рамка с уголками
Хөрмәтле сайтыбыз кулланучылары, бәйгебездә катнашучылар һәм аның финалистлары! IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 14 октябрь көнне Г.Камал ис. татар дәүләт театрының кече залында үтәчәк, дип планлаштырыла. Тантана башлану вакыты - 11.00 сәг. Тантанада бәйгенең финалистларын, жюри әгъзаларын, узган елларда "Белем җәүһәре" дәрәҗәсен алган интернет-проект авторларын, массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларын һәм татар интернеты тормышы белән даими кызыксынып килгән барлык башка интернет-кулланучыларны көтеп калабыз! ps. Киләсе атна башында бәйгенең финалына узган мәктәп укытучыларын һәм укучыларын тантанага чакырып махсус приказ җибәрелер, дип планлаштырабыз! Приказның электрон копиясе чакырылган финалистларның электрон почта адресларына да юлланачак. Ихтирам белән, бәйгенең оештыру комитеты җитәкчесе Раил Гатауллин   Чыганак: ""Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе сайты"


03.10.13 
Рамка с уголками
Хөрмәтле мөгаллим һәм мөгаллимәләр! Хөрмәтле хезмәт ветераннары! Гыйлемгә, рухи, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләргә ия булган олуг затлар! Сез язмышыгызны кешеләргә мәгърифәт өләшү дигән изге хезмәт белән бәйләгәнсез. Укытучы һәрвакыт югары рухи көч, эрудиция, зыялылык һәм иҗади януның үрнәге булды. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – зирәк остазларыбыз чәчкән орлыклар. Белем бирүнең дәрәҗәсе шәхеснең тормыштагы уңышларын, тулаем алганда, илебезнең динамик үсешен билгели. Сез – һәр баланы шәхес итеп тәрбияләүче, ил һәм милләт гаме белән янучы иң кирәкле, фидакарь һәм иң җаваплы һөнәр ияләре. Сезнең ярдәмегез белән меңнәрчә балалар белем серләренә төшенәләр, бәһасез тормыш тәҗрибәсе туплыйлар, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары, олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар, илебезнең алдынгы уку йортларына укырга керәләр. Илебезнең киләчәге, аның чәчәк атуы һәм көче – Сезнең ышанычлы кулларда! Бүгенге матур һөнәри бәйрәмегез көнендә Сезгә олы, риясыз хезмәтегез, Татарстан Республикасында мәгарифне үстерүгә керткән ифрат зур өлешегез, талантлы һәм сәләтле балалар әзерләүдә куйган көчегез, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүегез өчен ихлас олы рәхмәтемне белдерәм. Һәрбарчагызга нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет, иминлек һәм бәйрәмчә күңел күтәренкелеге телим! Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов   Чыганак: "Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы"


03.10.13 
Рамка с уголками
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы учреждениеләренә һәм муниципаль районнар мәктәпләренә, Укытучылар көнен бәйрәм итү чаралары кысаларында, автобуслар тапшырды. “Казан” атлы спорт комплексы мәйданчыгында уздырылган әлеге шатлыклы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Андрей Поминов, республиканың муниципаль берәмлекләре һәм мәгариф идарәләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Автобус ачкычларын тапшырыр алдыннан, республика Хөкүмәте башлыгы И.Халиков мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне якынлашып килгән Укытучылар көне белән котлады. Һөнәри бәйрәм алдыннан мәгариф өлкәсендәге төрле бүлекләр, департаментларның автопаркын яңарту матур гадәткә әйләнде, дип билгеләп үтте ул. 2013 ел, авыр булуга карамастан, “Мәктәп автобусы” программасы һәм күп кенә башка программаларны саклап калу мөмкин булды, һәм бу очраклы түгел, чөнки илебездә иң мөһиме – балалар. “Мәктәп автобусы” программасы көтелгәннән дә уңышлырак чыкты, диде И.Халиков.   >>> Тулырак >>>


03.10.13 
Рамка с уголками
Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының зәвык белән эшләнгән залында узган Укытучы көне күпләр күңеленә миллилеге, республика мәгариф системасының гасырлар төпкеленнән килгән традицияләрнең саклавы, аларның заман технолгияләре белән гармонияле үрелеп баруы турында сөйләүче чара буларак кереп калыр. Тантана башында күрсәтелгән, илнең икътисади нигезе мәктәптә үк салынуы, казанышлары нәкъ менә укытучылары белән бәйле икәнлеге турында сөйләгән фильм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәэсир итте. “Бу кыска гына фильм безнең белем бирү системасының нинди икәнлеген, аның ничек барлыкка килүен, анда кемнәр эшләвен ачык күрсәтте. Республика потенциалы, нәтиҗәләр һәм уңышларыбыз - боларның барысы да кешеләр һәм белем бирү потенциалы өчен эшли. Мин теге яки бу төбәк үсешенә күп факторлар йогынты ясый дип уйлыйм. Берәүләр моны чимал базасы ди, икенчеләр сәнәгать базасы белән бәйләп карый. Әмма моның иң башында ук кеше капиталы, кеше потенциалы тора. Бу кешеләр зур бурычларны хәл итәргә сәләтле. Безнең республикабыз шундый булуы белән монда утыра торган кешеләргә бурычлы. Бик зур рәхмәт сезгә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.   >>> Тулырак >>>


27.09.13 
Рамка с уголками
IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды! Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 73 гариза килде, алар арасыннан нигезләмә таләпләренә туры илгән 68 проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Интернет-проектларны бәяләүдә быел 16 эксперт катнашты. Экспертлар бәйгенең финалына 34 интернет-проектны тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә бәйге оештыручылар. Финалга үтүчеләр арасында Актаныш районыннан 9 интернет проект бар. Финалга үтүчеләрнең тулы списогы белән конкурс сайты аша таныша аласыз. 







        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free