 |
Матбугат битләрендә
Рамка с уголками
Рамка с уголками
Әлеге бүлектә авылда яшәп иҗат иткән яки тумышы белән Мөслим районы Әлмәт авылыннан булган авылдашларның матбугат битләрендә дөнья күргән язмаларын урнаштыру күз уңында тотыла. Шулай ук бу бүлектә авылдашлар хакында язылган язмалар да урын алачак. Хөрмәтле сайт кунаклары, авылдашлар, дуслар, танышлар! Әгәр дә матбугат битләрендә шундый язмаларны күрсәгез миңа электрон адрес я кече чат буенча язып калдырсагыз иде.
Рамка с уголками
Гүзәллек иленә - бергәләп. Иске Әлмәт авылында яшәүче Гөлнур һәм Мирзасалих Шәвәлиевләрнең йорт янәшәсе әкияти бер дөньяны хәтерләтә. Алар ел саен йорт алларын, ян бакчаларын берсеннән-берсе матур гөлләргә күмәләр. Яздан алып, салкын көзгәчә аллы-гөлле чәчәкләргә төренеп, авылга ямь биреп тора аларның ихатасы. Кайткан кунаклар да, авыл халкы да әлеге матурлыкка битараф кала алмый: чәчәклек тирәсендә фотосурәткә төшеп, аларны үстерү серләрен сораштырып китәләр. «Чәчәкләр үстерүче кеше башкаларга һәм үзенә чиксез сөенеч китерә» дигән сүзләр Шәвәлиевләргә атап әйтелгән диярсең. Аларның йортлары да, үзе бер матур чәчәк кебек, әллә каян балкып тора. Тулырак>>> "Авыл утлары" №85, 25.11.2015
Рамка с уголками
Хезмәт юлы җырларга тиң остаз. «Уфтанма гомерләр яз кебек үтә дип, Чал чәчең күрсәң дә уфтанма...» Моңлы җыр агыла да агыла. Кем соң җыры белән күңел кылларын тарткалый, яшен-картын моңы белән сихерли?
Безнең остазыбыз, мәктәп директоры, физика-математика укытучысы Альбина Кәшби кызы Ямалова.
Гомерләр бик тиз үтә икән шул, дип кабатлый Альбина апа, үзенең гомер бәйрәмен каршы алган көннәрендә гаҗәпләнгәндәй. Ниндидер үр яулаган саен, кеше, гадәттә, үткәннәрен барлап ала, киләчәккә югарырак бурычлар билгели бит. Шуның кебек, Альбина апа да узган юлларын күздән кичерә.
Табигатьнең гүзәл бер почмагы, Сөн елгасы буенда урнашкан Байсар авылында яшәүче Мәгъфия һәм Кәшби Вильдановлар гаиләсендә икенче бала булып, 1957 елның 14 сентябрендә дөньяга килгән Альбина апа. Апасының кайгыртуын, ярдәмен тоеп, 2 энесенә һәм 1 сеңлесенә олылардан күргән яхшылыкларны эшләп үсә.
Тулырак>>> "Актаныш таңнары" №72(9717), 14.09.2012
Рамка с уголками
Иске Әлмәт бетмәскә азаплана, яки Дмитрий Медведев кечкенә авылны саклап калырмы? Әлмәт шәһәре бөтен Татарстанны туендыра дисәң дә ялгыш булмастыр. Нәкъ менә аннан килгән нефтедолларлар республиканы үстерүдә зур роль уйный. Тик менә икенче Әлмәтне исә, киресенчә, юкка чыгып баручылар рәтенә кертеп булыр иде. Анда кибет, медицина пункты, ферма, мәктәп, балалар бакчасы юк, урамнарыннан йөрү дә газапка тиң. Сүзем Мөслим районындагы Иске Әлмәт авылы турында.
Авырырга да куркалар
Утыздан аз гына артык хуҗалыгы булган бу авылда халык булдыра алганча яши. “Ватаным Татарстан” газетасы килгәндә, анда яңгыр явып узган иде, машина урамга көч-хәл белән керде. Хәер, Иске Әлмәт яныннан ук Актаныш районына илтүче асфальт юл уза, авылдан чыгып булмый, дип әйтү килешмәс. Моңа гына түзеп булыр иде, әмма авылда ферма инде 7 ел элек беткән, мәктәп, балалар бакчасы юк, кибет тә бикле, табиб та август аенда эшеннән киткән. Иске Әлмәттә күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр яши, яшьләр шәһәрләргә китеп, шунда төпләнеп калган. Азык-төлек алырга картлар күрше авылга, район үзәгенә йөри алмый, авырырга да куркалар, чөнки дәвалаучы юк бит. Халык табибны күрше Әмәкәй авылына эшләргә күчте ди. Андагы фельдшер пенсиягә чыккан, ә аның урынына Иске Әлмәттәгесе киткән, чөнки үзе шул авылдан көн саен 7 чакрым килеп эшләгән икән. Тулырак>>> "Ватаным Татарстан" №196-197, 2012
Рамка с уголками
Фәйрүс ГОСМАН кытыклары Мөслим райкомы бюросында савымның кимү сәбәпләрен ачыклау бара. Беренче секретарь Г.Хафизов берничә хуҗалык җитәкчесен “утлы табада биеткәннән” соң, чират Киров исемендәге колхоз рәисе Э.Галимовка җитте. Беренченең тозлы-борычлы сүзләрен бераз сеңдергәч, Энгель Сабирович телгә килде:
-Ул менә болай булды бит әле, Гариф Хафизович, үткән атнада безгә райкомнан бик “әшәке” карар килеп төште, анда, барлык җитәкчеләр, белгечләр спартакиадада катнашырга тиеш,- дип язылган. Шул карарны үтәү максатыннан, без бөтен колхоз белән чаңгыга бастык, сөт мәсьәләсен кайгыртырга вакыт булмады. Тулырак>>> "Мәдәни җомга" №49, 2011
НУРЗАДӘ ЯСТЫК ЯРАТМЫЙ ЯКИ ӘЛМӘТ АВЫЛЫНДА КУНАКТА ...Ә без – җырчы Нурзадә, «Кәеф ничек?» мөхәррире Эльвира Гарипова һәм мин, Гөлназ Шәмси, 3 август көнне 380 чакрым юл үтеп, Мөслим районы Иске Әлмәт авылына кунакка кайттык. Уен-муен түгел, ә Актаныш һәм Башкортстанның Илеш, Бакалы районнары белән чиктәш бу авылга Дилүс Шәвәлиев чакырып хат язган иде. Ул чакырды – без килдек.
Әнә капка төпләрендә чәчәк бәйләме күтәреп үзе дә басып тора. Яраткан җырчысы Нурзадәне шулай зурлап каршылый инде ул. Өйдә мул итеп табын корганнар. Шушы тантана уңаеннан Шәвәлиевларның биш баласы да гаиләләре белән туган нигезгә җыелганнар. Дөрес, Дилүс үзе һәм бер абыйсы әле өйләнмәгән егетләр. Гомумән, 46 өйле Әлмәт авылында 14 ялгызак егет һәм кыз бар икән. Пропискада монда булгач, Актаныш районы Аккүз авылында укытучы булып эшләүче Дилүс һәм башка кайберәүләр дә шушы исемлеккә керәләр... Тулырак>>>"Кәеф ничек?" №111, 2009
Рамка с уголками
КУШЛАВЫЧТА БЕР КӨН “Татарстанда - Тукай елы”, Татар халкының Бөек шагыйге Габдулла Тукайның тууына 125 ел.
23 нче апрель, шимбә көн. Ниһаять, көтеп алган мизгелләр. Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Кушлавыч төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән "Белем.ру" порталында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесенең йомгаклау туры. Җюри членнары бәйгедә катнашкан 232 эшне җентекләп тикшереп, финалга чыккан 28 эш авторын Арча муниципаль районы Кушлавыч авылына “Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесе”нең республика киңәшмәсенә чакырдылар. Бәйгедә безнең районнан 12 эш катнашып, 3 се финалга узды. Алар: 1. "Тукай һәм музыка". Югары Яхшый мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангирова Зәримә Әзгам кызы. 2. "Тукайга - 125". Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең VII сыйныф укучысы Ильясов Риназ Радик улы (җитәкчесе: I квалификацион категорияле математика-информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы). 3. "Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре". Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең IX сыйныф укучысы Әхмәтгалиева Назлыгөл Әгъзәп кызы (җитәкчесе: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы). Тулырак >>>
"Актаныш таңнары" № 2011
|
|
 |
|