МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



08.10.13 «IT-ЧЕМПИОН» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮ ӨЧЕН АКТИВЛЫК КИРӘК

Республикада «IT-чемпион» бәйгесенең соңгы - өченче этабы дәвам итә. Ул 2 сентябрь көнне башланып китте һәм 20 декабрьдә генә тәмамланачак. Узган бәйгеләрдә абсолют җиңүче булып танылган укучылар конкурста яңадан катнаша алмаса да, баллар туплап, бүләк җыюларын дәвам итә.
Айваз Закиров Чүпрәле районының Яңа Кәкреле авылы егете. Ул хәзерге вакытта 8нче сыйныфта укый. Айваз «IT-чемпион» бәйгесенең беренче этабында республика күләмендә иң күп балл җыюга ирешә. Аңа иң зур бүләк - iPad ны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шәхсән үзе тапшыра. Без егет белән элемтәгә кереп, әлеге конкурс турында әңгәмә кордык.
Абсолют җиңүче булу өчен 3 мең балл кирәк булган
«Мин IT-чемпион бәйгесе игълан ителү турында интернеттан күрдем. Тик башта бу хәбәргә әллә ни игътибар бирмәгән идем. Аннары бәйге турында мәктәптә дә сөйләделәр. Шуннан соң гына конкурста катнашып карарга булдым», - дип сөйләде «Intertat.ru» газетасына Айваз Закиров. Егет сүзләренә караганда, аның үзен электрон хезмәтләрдән файдаланырга әтисе өйрәткән. Әлеге эшнең барлык нечкәлекләренә төшенеп беткәннән соң гына ул бу сайтны башкаларга тәкъдим итә башлый.
«Миңа бу бәйгедә катнашу бик ошады. Шулкадәр бирелеп киткәнмен, җиңгәнемне сизми дә калганмын. Үземнең барлыгы 3 меңгә якын балл җыйганлыгыма соңыннан гына игътибар иттем», - дип искә ала Айваз. Нәтиҗәдә, аның баллары туган районында гына түгел, ә гомумән, Татарстанда иң югары дип таныла.
Электрон хезмәтләр - халык өчен зур сөенеч
«Әлбәттә, конкурста җиңгәнемә мин чиксез шат. Шулай да иң сөендергәне - туганнарым, дусларым, таныш-белешләрем төрле хезмәтләр өчен акчаны сайт аша гына түли хәзер - әллә кая барып йөрисе юк. Шуңа күрә, һаман миңа рәхмәт укып туя алмыйлар», - дип дәвам итә сүзен җиңүче.
Танышларының электрон хезмәтләрдән файдалануы исә Айваз өчен дә уңай күренеш. Ник дигәндә, аның тарафыннан өйрәтелгән кешеләр сайтка кереп берәр эш башкарган саен, егетнең баллары арта гына бара. Җиңеп, тагын бер iPad ала алмаса да, ул әлеге очколарны башка кыйммәтле бүләкләргә алыштыра алачак.
Айваз Закировның бәйгенең 3нче этабында катнашучыларга әйтер теләк-тәкъдимнәре дә бар. «Иң мөһиме, актив булсыннар. Шул вакытта гына әлеге конкурста җиңеп булачак», - ди егет.
Иҗади эшләр номинациясе белән бәйле мәгълүматлар әлегә сер
Хәзерге вакытта «Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен камилләштерү» дигән аерым номинациягә иҗади эшләр кабул итү бара. Кызганычка каршы, чараны оештыручылар әлеге конкурска ничә эш кабул ителгәнлеге турында әйтергә теләми. «Проектларны туплау 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге көн килеп җитмичә, бәйгенең әлеге номинациясе белән бәйле яңалыклар сер булып саклана», - дип белдерде оештыручыларының берсе.
Конкурста, кагыйдә буларак, өлкән сыйныф укучылары катнаша. Аларның максаты - мәгълүмати ресурсны тагын да камилләштерү өчен өр-яңа креатив идеяләр тәкъдим итү. Ә катнашу тәртибе менә болайрак. Укучы үзенең эшен мөгаллименә юллый. Укытучы исә аны «Татарстанда электрон мәгариф» системасына урнаштыра. Махсус билгеләнгән эксперт комиссиясе шулар арасыннан иң яхшы дип табылган 10 эшне сайлап ала. Алга таба укучыларның иҗат җимешләре халык ихтыярына тапшырыла. «Иң-иң» дип табылган эшне тавыш бирү юлы белән мәктәп укучылары үзләре сайлаячак.

Рәмзия ЗАКИРОВА
ЧЫГАНАК: intertat.ru


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free