 |
|
Тукайга мәдхия
Күңел Тукайга тора-тора кайта. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләрнең гомере арифметик саннар белән генә бәяләнә алмый. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. Мин дә Тукай иҗатына мәдхия җырлау максатыннан сайтымда махсус бит булдырырга булдым. Әлеге биттә сез Г.Тукайга багышлап үткәрелгән конкурслар, тормыш юлы, иҗатына карата сайтларга сылтамалар, фотобүлек, төрле чара эшкәртмәләрен таба алырсыз.
|
|
 |
|