|
|
 Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезнең авыр да, шул ук вакытта җаваплы да хезмәтегез бәяләп бетергесез. Еллар узган саен катлаулана барган эшегез сездән сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Бала күңеленә салган белем орлыкларыгыз шытып, үсеп җимешләрен күргәнче күп көч сорала.Нинди генә һөнәр иясе булсак та , без сезгә– хөрмәтле мөгаллимнәребезгә бурычлы. Үгет-нәсихәтләрегез безне еллар дәвамында озата бара, төпле киңәшләрегез һәрчак ярдәм итә. Көн саен үзгәреп торган тормыш алдыгызга бик күп бурычлар куя. Шуларны үтәп, сез камиллеккә омтылып , киләчәккә йөз тоткан, заманга ярашлы буын тәрбиялисез. Мәгариф өлкәсендә яңарышка омтылыш аеруча нык сизелә. Заманча мәгълүмати технологияләрне вакытында отып алган, аларны укучылар күңеленә сеңдергән укытучыларыбызга, тәрбиячеләребезгә без бик рәхмәтле.Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Сезне бәйрәмегез белән тагын бер кат тәбрикләп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, эшегезгә сөенеп баруыгызны, укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, уңышларга ирешеп, имин тормышта яшәвегезне телим.Хезмәтегездән ямь һәм тәм табып, бала күңелен аңлап, аңа киләчәктә югалып калмаслык ныклы белем һәм тәрбия бирерсез дип ышанабыз. РS. Бүген, Актаныш муниципаль районында укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү тантанасы узды. Бәйрәмгә район мәктәпләреннән алдынгы мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп директорлары һәм зур хөрмәткә лаек ветеран укытучылар чакырылган иде. Тантана "Тургай" кафесенда үткәрелде. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап район башлыгы Ф.М.Камаев, Мәгариф бүлеге җитәкчесе В.М.Салихов чыгыш ясадылар. Алдынгы укытучыларга Рәсәй Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының мактау грамоталары, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының күкрәк билгесе, рәхмәт хатлары тапшырылды. Республика бүләкләреннән тыш хөрмәткә лаек укытучылар район башлыгының һәм мәгариф бүлегенең мактау грамоталарына ия булдылар. Укытучылар бәйрәмен музыкаль яктан "Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбле бизәде. Без дә үз чиратыбызда хезмәтебезгә карап хөрмәтләгәннәре өчен район башлыгы Ф.М.Камаевка, мәгариф бүлеге җитәкчесе В.М.Салиховка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Зур рәхмәт, Сезгә!!!
|