|
Баш бит
27.01.14
Рамка с уголками
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән һава температурасы булганда мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәвен искәртә: Сыйныфлар | Авыл мәктәпләре | Шәһәр мәктәпләре | I – IVсыйныфлар | -23C | -25C | V – IX сыйныфлар | -25C | -27С | X – XI сыйныфлар | -30С | -32С | Кышкы чорда түбәндәге һава шартлары сакланганда саф һавада физик культура дәресләрен үткәрү рөхсәт ителә (СанПиН 2.4.2.2821-10 нигезендә): >>> Тулырак >>>
|
|
23.01.14
Рамка с уголками
Ата-аналар өчен www.gaila.ru адресында “Гаилә һәм мәктәп” журналының интернет-версиясе эшли башлады. Бу – гаилә һәм бала тәрбияләү темалары буенча махсуслашкан татар телендәге беренче интернет-сайт.
«Гаилә һәм мәктәп» журналы сайты укучылар аудиториясен активлаштыру, журналда урын алмаган өстәмә материаллар белән таныштыру, шулай ук редакция тормышының көндәлек эшчәнлеген тулырак яктырту максатыннан булдырылды.
Журналның кәгазь басмасы 32 бит белән генә чикләнгән. Шуңа да карамастан, редакциянең, журналда урын алмаса да, укучылары өчен кызыклы булырлык язмалары шактый. www.gaila.ru интернет-сайты редакциягә юлланган һәр язма белән укучыларын таныштырып бару яклы. Аннан тыш, “Гаилә һәм мәктәп” битләрендә кыскартылып бирелгән язмалар да җитәрлек, аларны сайтта тулы вариантта тәкъдим итәргә була.
«Тема тәкъдим ит» бүлегендә кулланучылар үзләре үк кызыклы, актуаль, көнүзәк тоелган темалар белән уртаклашып, алар хакында фикер алыша ала. «Бушлай консультация» бүлегендә борчыган сорауларны балалар психологы, табиб-педиатр, юристка юллау мөмкинлеге дә бар. Белгеч җавапларын алар үз электрон почталарында укый алачак. >>> Тулырак >>> P.S. "Гаилә һәм мәктәп" журналы сайтына сылтама минем сайтның уң як "ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ" блогына да урнаштырылды.
|
|
23.01.14
Рамка с уголками
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын гаделрәк итүгә өметен өзми. Сынауны үткәрү тәртибенә бәйле документларга янә бер төркем үзгәрешләр кертелгән. Нигездә, алар имтиханның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатын йөртә.
Үзгәрешләр БДИда катнашучыларга әллә ни йогынты ясамаячак – имтихан материалларының структурасы шул ук кала, сынау уздыру вакыты, һәр фән буенча чик баллар да былтыргы дәрәҗәдә саклана. Соңгы вакытта чыгарылыш сыйныфларга инша яздырта башлаячаклар дигән сүзләр йөри. Әмма бу үзгәреш быел имтихан тапшыручыларга кагылмаячак әле.
Әйткәнебезчә, төп үзгәрешләр БДИда төрле тәртип бозуларга юл куймау максатыннан кертелә. Әйтик, төбәк җитәкчеләренә имтихан уздырылачак һәр аудиторияне видеокамералар белән җиһазлау бурычы куелган. Шулай ук мәҗбүри рәвештә on-line трансляция оештырылырга яки сынау барышы яздыртылырга тиеш.
Тагын бер яңалык – башка төбәкләрдәге имтихан күзәтчеләре дә реаль вакыт режимында БДИ барышына күз-колак була алачак. Алай гына түгел, имтихан уздыру пунктларына федераль инспекторлар һәм иҗтимагый күзәтчеләрне җибәрү ниятләнә. Әлеге үзгәрешләр имтихан бирүче барлык укучыларга да тигез шартлар тудыру өчен эшләнә. >>> Тулырак >>>
|
|
21.01.14
Рамка с уголками
Дуслар! "Белем.ру" порталы яңа елга яңа идеяләр, яңа планнар белән керде! Яңа елда сезне яңа мөмкинлекләр, яңа бәйгеләр, кызыклы яңалыклар һәм бик күп файдалы мәгълүмат көтә. Әлеге мәгълүматны сезгә тагын да яхшырак ирештерү максатыннан без төркемебезне яңартабыз, яңа мөмкинлекләр өстибез.
СЕЗНЕ БАРЫГЫЗНЫ ДА ЯҢАРТЫЛГАН ТӨРКЕМДӘ КӨТЕП КАЛАБЫЗ!
Адресыбыз шул ук калды: https://vk.com/belem_ru, дип белдерә belem.ru җитәкчелеге.
|
|
20.01.14
Рамка с уголками
23 градус салкын булганда, авыл мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучыларының дәресләре булмый. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, һава артык салкын булганда, дәресләрнең булмавы турында искәртте.
Авыл мәктәпләрендә башлангыч – 1-4 нче сыйныфларда – 23 градус салкында дәресләр булмый, шәһәр мәктәпләрендә - 25 градус салкын булганда.
Авыл мәктәпләрендә 5-9 нчы сыйныф укучыларының 25 градус салкында дәресләр уздырылмый, шәһәр мәктәпләрендә - 27 градус салкын булганда. Өлкән сыйныф укучыларына килгәндә, алар 30 градус салкын булганда мәктәпкә бармаса да була, шәһәр мәктәпләрендә - 32 градус салкын булганда.
Моннан тыш, 2.4.2.2821-10 санитария кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә, кыш көне түбәндәге һава торышында ачык һавада физик культура буенча дәресләр уздырырга ярый: 12 яшькәчә балаларда җилсез һавада 9 градуска кадәр салкын булганда, 6 градуска кадәр салкын һәм 5 м/сек җил булганда, 3 градус кадәр салкын һәм 6-10 м/сек җил булганда. >>> Тулырак >>>
|
|
05.01.14
Рамка с уголками
Мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасының финал этабы 4 январьдә Актанышта үтте. Анда районның барлык мәгариф оешмалары катнашты. Спортны үз иткән мәгариф хезмәткәрләрен муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев котлады, Ул укытучыларның халыкка сәламәт яшәү рәвеше күрсәтүдә үрнәк булуларына рәхмәтен белдерде, бүгенге ярышта уңышлар теләде.
Спартакиада программасында спортның байтак төрләре, әйтик, шахмат, чаңгыда узышу, дартс, аркан тартышу һ. б. бар иде. Көне буе барган кызу ярышлардан соң район үзәге урта мәктәпләре арасында I урынны гимназия-интернат командасы, II урында – технологик техникум, III урынны 1 санлы Актаныш урта мәктәбе алды. Ә башка урта мәктәпләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: җиңүче-кадет мәктәбе командасы, 2нче, 3нче урыннарны пучылылар һәм такталачыклылар алды. >>> Тулырак >>>
|
|
04.01.14
Рамка с уголками
Яңа гына аяк баскан 2014 ел илебездә Мәдәният елы буларак игълан ителде. Елларны нинди дә булса темага багышлап уздыру сәеррәк тоелса да, мәдәният тармагы вәкилләре бу елга шактый өметләр баглый.
Узып киткән ел экологиягә багышланган иде. Зурдан кубып табигать анабызны сакладык яисә тирә-юнь мохиткә карашыбыз үзгәрде дип әйтеп булмый. Татарстан табигате 2013 елдан уңды дигән фикер әйтергә җөръәт итмәсәм дә, башкалабызда агачлар саны артуын инкяр итеп булмый, анысы (әлбәттә, Универсиада уздырылуы да үз өлешен кертми калмагандыр).
Елы шундый булгач, мәдәни тормыш җанлана төшәр, безнең проектларга акчалар күбрәк бүленер дигән өмет тә бар мәдәният тармагында эшләүчеләрдә. Әмма театр, концерт яисә башка чаралар оештырудан бигрәк, адәм балаларының җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышы, эчке культурасы, үзара мөгамәләләре дә бик кыйммәт бит... Монысы да мәдәниятнең әхлак-әдәп дигән күркәм бер тармагы. Ул якны да онытмска тиешбездер.
Төрки дөньясының Мәдәни башкаласы итеп 2014 елга Казан билгеләнде. Димәк, безгә әле быел төрки халыклар каршында да сынау узасы бар... >>> Тулырак >>>
|
|
|
|
|
|
|