МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



03.01.14 
Рамка с уголками
Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) нәтиҗәләрен чыгарды. Аның белән http://abiturient.kpfu.ru/is_start?p_news=607 сылтамасы буенча кереп танышырга мөмкин. Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) 16-20 декабрь көннәрендә узды. Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем бирелә. Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 2014 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырылачак. Икенче тур 2014 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрелә. Олимпиадада РФ субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала. Сайлап алу турында Кытай Төркиядән, АКШ, Бельгия, Япония, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан илләреннән булган студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.   >>> Тулырак >>>


02.01.14 
Рамка с уголками
Бүген Казанның ИТ-паркында «ИТ-чемпион» конкурсының III этабында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә һәм “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү” иҗади номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста иң актив катнашучыларга iPad планшетлары бирелде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасарлары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Быел 1 нче мартта башланган һәм 3 этапта үткән конкурста 253 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Алар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы белән эшләргә 320 меңнән артык өлкәнне өйрәткән. 3 этап нәтиҗәсендә, 459 укучы планшет алган. ТР мәгълүматлаштыру һәшм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “ИТ-чемпион” конкурсын уздыру инициативасы өчен, ТР Президентына һәм ярдәм итеп килгән ТР Премьер-министрына рәхмәт белдерде. Р.Шәйхетдинов сүзләренчә, конкурс ярдәмендә ай дәвамында күрсәтелә торган хезмәтләрнең саны 60 процентка арткан. 2012 нче елда татарстанлыларга 16,3 млн. электрон хезмәт күрсәтелсә, 2013 нче елда - 25,8 млн. хезмәт. Шәхси кабинетларның саны да 2 тапкырга арткан, хәзер аларның саны 900 меңгә җитә. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аңлату эшләре алып барган, укучыларга ярдәм иткән өчен, укытучыларга, директорларга, мәгариф бүлеге башлыкларына рәхмәт белдерде.   >>> Тулырак >>>


17.12.13 
Рамка с уголками
Мамадышта республикада Математика елына багышланган төгәл фәннәр мөгаллимнәре белән уку эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар үтте. Шәһәрнең 4нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенә узган атнаның җомгасында төгәл фәннәр мөгаллимнәре белән уку эшләре буенча директор урынбасарлары җыелган иде. Әлеге чара республикада игълан ителгән Математика елы һәм 4нче мәктәп базасында 2нче декабрьдән 9ына кадәр узган төгәл фәннәр атналыгы кысаларында оештырылган иде. Кунаклар 6нчы, 7нче һәм 11нче сыйныфларда ачык дәресләрдә катнаштылар. Укучылар дәресләрен гадәти булмаган, мавыктыргыч формада үзләштерделәр. Әлеге сыйныфларның барысында да укытуның Сингапур алымы элементлары кулланылды. Бу да укучыларның әзерлекләре югары булуы турында сөйли. Директор урынбасары Рәзинә Әгъләмова сүзләренә караганда, укучылар үзләренең осталыкларын “Мультитест“, “Мавыктыргыч физика“, “Физик кафе“, “Мавыктыргыч саннар һәм фигуралар“ кебек конкурсларда сынап караганнар. Яхшыларның да яхшылары махсус бүләкләргә лаек булганнар. Укучылар “Вакыт машинасы“ исемле театраль тамаша белән дә кунакларны гаҗәпләндерделәр. Балалар борынгы Грециягә, Борынгы Руська, хәтта, киләчәккә дә “сәфәр кылдылар“. Барысы да “Математикасыз дөньяда яшәп булмый икән, аны ничек тә үзләштерергә кирәк,“–дигән нәтиҗәгә килделәр.  >>> Тулырак >>>


11.12.13 
Рамка с уголками
Минем сайт "Дистанцион дулкын" педагогик осталык Фестиваленең "Ачык дөнья" конкурсында катнаша. 10.12-20.12.13 көннәрендә үз көндәшләреңнең сайтларына тавыш бирү этабы бара. Конкурсның нәтиҗәләр чыгару көне 25 декабрь. Конкурста катнашучы сайтлар белән әлеге сылтама аша күчеп таныша аласыз.   


05.12.13 
Рамка с уголками
Ә. Авзалова исемендәге IV ачык төбәкара җыр конкурсының нигезләмәсе. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Ә.Авзалова исемендәге IV ачык төбәкара җыр конкурсы 12-13 декабрьдә Татарстан Республикасы Актаныш районы Актаныш авылында үткәрелә. Конкурсны оештыручылар : 1. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының республика халык иҗаты һәм мәдәни агарту методик үзәге. 2. Актаныш муниципаль районы хакимияте 3. Актаныш муниципаль районының мәдәният һәм социаль агарту бүлеге Конкурсның максаты : 1. Халкыбызның легендар җырчы сандугачы Ә. Авзалованың иҗатын данлау. 2. Татарстан, Башкортстан һәм чит регионнардагы талантлы яшьлэрне барлау һәм сәхнәгә чыгару Ә. Авзалова иҗатына мәхәббәт уяту, аның җырлары аша яшьләрне рухи яктан тәрбияләү.  >>> Тулырак >>>


21.11.13 
Рамка с уголками
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик һәм фәнни берләшмәләргә “Белем бирү өлкәсендәге инновацияләр” номинациясендә “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея” IX Республика конкурсының сайлап алу этабы төгәлләнү хакындагы мәгълүматны җиткерә һәм үзләренең проектларын халык алдында якларга тиеш булган катнашучыларның исемнәрен игълан итә. Проектларны яклау 2013 нче елның 22 нче ноябрендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Попов урамы, 10 нчы йорт (ФГБОУ ВПО “КНИТУ”, “Г” корпусы). Проектларны яклауда катнашучылар һәм үткәрү вакыты турындагы мәгълүматны биредә карый аласыз. Проектларны яклау Microsoft Power Point программасында эшләнгән презентация белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Чыгышка бирелгән вакыт - 5 минут. Өстәмә мәгълүматны +7 (843) 231-41-61 телефоны буенча ала аласыз.  >>> Тулырак >>>


20.11.13 
Рамка с уголками
2013 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр математика укытучыларының республикакүләм “Россиядә математикадан белем бирү концепциясе: аның үсеш мәсьәләләре һәм киләчәге” форумын үткәрә. Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Республикасында математикадан белем бирү торышы һәм үсеше турында доклад ясый. Форумда 450 делегат – ТРның математика укытучылары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре һәм идарә башлыклары, мәгълүмати-методик үзәкләрнең директорлары һәм башкалар катнаша. Чарада катнашучылар ТРда математикадан белем бирүне үстерүнең көнүзәк мәсьәләләрен һәм Россиядә математик белем бирү концепциясен үстерүнең гомуми концепциясен тикшерә. Моннан тыш, форум кысаларында Казанның унике мәктәбе – математик белем бирү үзәкләре эш тәҗрибәсе тәкъдим ителә. Катнашучылар ачык дәресләргә, “түгәрәк өстәл”ләргә һәм осталык классларына керә. Форумның пленар утырышы 26 ноябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәге актлар залында (Казан шәһәренең Универсиада авылындагы 35 нче йортында) уза. Пленар утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук Россиядә математик белем бирүне үстерү концепциясе авторы – Мәскәү дәүләт педагогика университеты ректоры Алексей Семенов һәм башкалар чыгыш ясый..  >>> Тулырак >>>




        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free