|
Мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасының финал этабы 4 январьдә Актанышта үтте. Анда районның барлык мәгариф оешмалары катнашты. Спортны үз иткән мәгариф хезмәткәрләрен муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев котлады, Ул укытучыларның халыкка сәламәт яшәү рәвеше күрсәтүдә үрнәк булуларына рәхмәтен белдерде, бүгенге ярышта уңышлар теләде. Спартакиада программасында спортның байтак төрләре, әйтик, шахмат, чаңгыда узышу, дартс, аркан тартышу һ. б. бар иде. Көне буе барган кызу ярышлардан соң район үзәге урта мәктәпләре арасында I урынны гимназия-интернат командасы, II урында – технологик техникум, III урынны 1 санлы Актаныш урта мәктәбе алды. Ә башка урта мәктәпләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: җиңүче-кадет мәктәбе командасы, 2нче, 3нче урыннарны пучылылар һәм такталачыклылар алды.
|