МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



13.11.18 
Рамка с уголками
Татнетны үстерү фонды мәктәп укучыларын һәм студентларны "Илһамият" бәйгесендә катнашырга чакыра! Әлеге Халыкара бәйге-фестиваль 2015 елдан башлап Татарстан һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыклары, Татарстан Мәдәният министрлыгы, башка күп кенә оешмалар тарафыннан, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән дә оештырылып үткәрелә. Төп оештыручы (учредитель) - Казан Дәүләт Мәдәният институты. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм студентлар сәнгатьле сөйләм һәм вокал номинацияләрендә татар һәм рус телләрендә катнаша алалар. Быелгы фестиваль Туфан Миңнуллинга багышлап үткәрелә. Шуңа күрә, Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар (спектакльләрдән өзекләр) ныграк хупланачак. Бәйгегә гаризаларны 6 нчы декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк, фестиваль үзе 8-9 нчы декабрь көннәрне үткәрелер дип планлаштырыла. >>> Тулырак >>>

29.10.18 
Рамка с уголками
Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Тантанага финалга чыккан 38 интернет-проект авторы чакырулы иде. Алар арасында татар сайтлары авторлары да, ВКонтакте социаль челтәре идарәчеләре дә бар. ВКонтакте социаль челтәрендәге татар төркемнәре арасында ярыш әле быел гына оештырылды, бүген аларны тәбрикләргә ВКонтакте социаль челтәренең тәрҗемәләр бүлеге җитәкчелеге дә (Екатерина Харькова һәм Наталья Сосулина) килгән иде. Бүләкләрне аларның кулыннан кабул итеп алу җиңүчеләр өчен аеруча шатлыклы булды. Тантана артистларның чыгышлары, республикабызның Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, министрлыклардан килгән вәкилләрнең тәбрикләүләре белән үрелеп барылды. Урта белем - яшь җәүһәрләр номинациясендә "Туган авылым минем - Аккүзем" сайты белән ТР, Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Д.М.Шәвәлиев II урын яулады.   >>> Тулырак >>>

19.10.16 
Рамка с уголками
Бүген, ягъни 19 нчы октябрь көнне Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге планы нигезендә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-6 нчы класс укучылары арасында “Математик карусель” үтте. Өчәр укучыдан торган команда үзләренең көчләрен логик математик мәсьәләләр чишүдә сынадылар. Барлыгы район күләмендә урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 33 команда катнашты. Укучылар 20 мәсьәләдән торган биремнәрне чишкән арада Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле математика укытучысы Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы 9 нчы класс укучылары белән “Дәрестә тематик контроль, шулай ук төп дәүләт имтиханнары биремнәре нигезендә практик эшләр” дигән темага мастер класс тәкъдим итте. “Математик карусель” түбәндәге нәтиҗәләр бирде: Урта мәктәпләр буенча: I урын – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатның 1 нче командасы II - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатның 2 нче командасы III – Актанышның 1 нче мәктәбе командасы Төп гомуми белем бирү мәктәпләре буенча: I – Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы II – Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы (Камалаов Булат – 5 класс, Гилванов Айдар – 6 класс, Исламов Ильмир – 6 класс. Укытучылары: Д.М.Шәвәлиев, Р.Д.Гарипова) III – Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы. Барлык укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны уңышлары белән котлыйм. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калам!

07.10.16 
Рамка с уголками
Укытучы көне–үзенчәлекле җылы бәйрәм. Чөнки аны мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. Шул уңайдан, бүген 5 октябрь көнне Актаныш мәдәният сараенда бик матур чара булды. Ул үзенчәлекле башланып китте. Ничәмә-ничә еллар балаларга белем бирүдә хезмәт куйган ветеран укытучыларны искә алу бәйрәмне тулыландырып, баетып җибәрде. Шулай ук бәйрәм хөрмәтенә әзерләгән видеосюжет та залда утыручыларның кәефен күтәрде. Мөгалимәләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләргә сәхнәгә район башлыгы Фаил Камаев күтәрелде. Ул үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм үз һөнәрендә аеруча зур уңышларга ирешкән укытучыларга бүләкләр тапшырды. Җылы котлау сүзләре һәм теләкләрен укытучылар адресына муниципаль районның башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов юллады. Шулай ук Рөстәм Алмаз улы “Ел укытучысы” конкурсының төрле номинацияләрендә призлы урыннарны яулаган мөгалимәләрне тәбрикләде, ленталар кидерде.   >>> Тулырак >>>

04.10.16 
Рамка с уголками
Хөрмәтле татар сайтлары авторлары, татар интернеты белән кызыксынучылар! Кичә жюри әгъзалары финалистларны ачыклау буенча тулысынча үз эшен тәмамлады һәм сезнең игътибарга финалга чыккан сайтларны хәбәр итә алабыз. Жюри эшендә аеруча актив катнашкан ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе хезмәткәрләренә (аеруча Рузәл Мөхәммәтшинга), "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган сайт авторлары Дилүс Шәвәлиев белән Илнур Хисмәтуллинга оператив эшләре өчен бәйгенең оештыру комитеты исеменнән аеруча зур рәхмәт белдерәбез. Быел бәйгегә 70 тән артык гариза килгән иде. Кызганычка каршы, аларның кайберләре бәйге нигезләмәсендә каралган таләпләргә туры килмәде. Берничә автор социаль челтәрләрдәге үз профильләрен тәкъдим иттеләр, ә бер сайтта исә мәгълүмат юк иде диярлек (сайт ясалып бетмәгән). Килгән гаризалар арасыннан дөньякүләм бәйгедә катнашыр дәрәҗәдә барлыгы 64 интернет-проект сайлап алынды һәм бәйгегә кабул ителде.   >>> Тулырак >>>

23.09.16 
Рамка с уголками
Бүген, 23нче сентябрьдә, Казанда Белем сыйфатын мониторинглау Республика үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлеге җитәкчеләре җыелышы узды. Җыелышта муниципаль районнарның мәгариф идарәсе һәм бүлеге җитәкчеләре, аларның укыту-методик һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты. Утырышта 2016-2017нче уку елында Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсе каршына куелган өстенлекле бурычлар буенча фикер алыштылар. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү, мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләү системасын булдыру һәм балалар бакчаларында дәүләт телләренә өйрәтү сыйфатын күтәрү алгы планга чыга. 2016-2017нче уку елы нәтиҗәләре буенча 100 иң яхшы мәктәп рейтингы үрнәгенчә 100 иң яхшы балалар бакчасы рейтингы булдырылыр дип көтелә. Рейтингны төзегәндә балаларның бакчага йөрүләре, бакчада беренче категорияле педагоглар өлеше һәм башка критерийлар исәпкә алыначак.   >>> Тулырак >>>

20.09.16 
Рамка с уголками
Бүген иртәнге сәгать 09.00 да район үзәге актанышта мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы старт алды. Икенче ел рәттән оештырылучы әлеге спорт чарасы ТРсы мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасына сайлап алу туры да булып тора. Әгәр район педагогларының Татарстан күләмендә өченче тапкыр дәрәҗәле беренчелекне яулауларын исәпкә алсак, чара чыннан да зүр әһәмияткә ия. Ярышларның төп максаты булып сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнергә өндәү тора. Бүген 300дән артык мәгариф хезмәткәре спартакиада программасына кертелгән спорт төрләре буенча көч сынаша, алар арасында җиңел атлетика, кыска дистанциягә йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, армреслинг, бадминтон, ату, канат тарту кебек ярышлар бар.   >>> Тулырак >>>

Страница:предыдущая|следующая
первая|последняя


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free