 |
|
Баш бит
|
13.12.12
Рамка с уголками
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде. - 23°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен; - 25°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен; - 25°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен; - 27°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен; - 30°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен; - 32°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектереләчәк. Шулай ук, ачык һавада физкультура дәресләре үткәрү өчен температура режимы билгеләнгән.
12 яшькәчә балалар өчен температура 9°С салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5 м/с тизлектә җил, 6°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3°С ка кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин.>>> Тулырак >>>
|
|
|
25.11.12
Рамка с уголками
Син мине бишектә тирбәттең,
Өметем, күз нурым” дип әйттең,
Көйләрең бәгъремә уелды,
Балачак җыр булып тоелды.
Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Һәм бу мәхәббәт хәзер генә түгел, озак еллар дәвамында барлыкка килеп формалашкан. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Җәннәт аналарның аяк астында, дигән җөмлә белән килеәмәүчеләр юктыр диярлек. Әйе, алар – аналар һәм безнең изге бурычыбыз – әлеге изге кешеләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү.
Хөрмәтле, Әниләр, Сезне чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм. Сезгә тормышыгызда гаилә бәхете, балаларыгызга ана назы биреп, аларны аңлап, туры юл күрсәтеп яшәвегезне телим.
|
|
|
19.11.12
Рамка с уголками
Актаныш беренче санлы мәктәбе 17 ноябрь көнне үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте.
Шушы мәктәпне тәмамлап, сәнгать юлына аяк басканнар кичәдә үзләренең җыр-моңнарын яңгыраттылар, галим, министр, прокурор, дәүләт эшлеклесе, Дума депутаты, баш табиб кебек югары дәрәҗәләргә ирешкән җитди профессия кешеләре үзләренең алган тәүге 2леләре , сыйныфташлары, укытучылары белән булган күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр, өлкән буын вәкилләре исә мәктәп тарихына кагылышлы хатирәләрне барладылар.
Ипләп кенә, ике яктан башкалар кулына тотынып сәхнәгә күтәрелгән Риф Һади улына, сәхнәгә күз салуга, гүя, көч-дәрман иңде – көр тавыш белән сүз башлады. Р.Әхтәмов – Актаныш беренче санлы мәктәбенең 1943 елгы чыгарылыш укучысы, 1961-1962 елларда Актаныш мәктәбе директоры, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы – үз хатирәләре белән уртаклашты: “Безне онытмаганыгыз өчен, мондый зур матур чара өчен рәхмәт сезгә! Актаныш мәктәбе үзенең югарылыгында калсын, башкаларга үрнәк булсын, бүтән мәктәпләргә дә 100 еллык юбилейларын каршыларга язсын”, — диде ул. >>> Тулырак >>>
|
|
|
13.11.12
Рамка с уголками
Балачак кеше тормышының гаҗәеп гүзәл мизгеле. Сабантуй газетасы балачакны, малай-кызларның ихлас күңелләрен, аларның эш-гамәлләрен чагылдыручы көзге кебек. Газета яшь каләм тибрәтүчеләр өчен иҗат мәйданы, батырлык, шәфкатьлелек, матурлык мәктәбе, тормыш дәреслеге дә. Газета битләрендә көрәшергә, бил алышырга, төрле бәйгеләрдә катнашырга үзеңне сынарга, үстерергә мөмкин.
Сабантуй газетасы укытучыларның, класс җитәкчеләренең, тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең, әби-бабайларның төп ярдәмчесе. Газета битләрендә үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү, аларның дәрестән тыш вакытларын файдалы итеп уздыру, республикадагы балалар хәрәкәтен үстерүгә дә зур игътибар бирә.
Ай саен ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ белән берлектә чыгучы Хәерле юл сәхифәсе балаларыбызны юлларда исән-имин сакларга, аларны юл кагыйдәләрен белергә өйрәтүче иң шәп кулланма. Татар халкының танылган шагыйрь-язучыларына, сәнгать эшлеклеләренең юбилейларына багышланган сәхифәләрне педагоглар дәресләрдә куллана. >>> Тулырак >>>
|
|
|
24.10.12
Рамка с уголками
Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Бардык дин кардәшләрне чын йөрәктән мөбарəк бəйрəм – Корбан гаете белəн тəбрик итəм! Әлеге бәйрәм җаннарыбызны төрле явыз ниятләрдән арындыру, яман гамәлләр кылудан туктату, иманыбызны яңарту һәм хак-тәгалә алдында баш ию өчен бер дигән мөмкинлекләр тудыра. Корбан бәйрәменең асылы кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән рухи байлыкларны үз эченә ала. Шуңа күрә дә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисе биредә урынлыдыр: "Раббыбызның мәрхәмәтенә ирешим дисәгез, җирдәге мәхлүкларга рәхим-шәфкатьле булыгыз”. Без дә дин кардәшләр бәйрәм көннәрендә булса да йөрәкләребезнең җылылыгына саранланмыйк. Туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребезнең хәлен белик, мохтаҗларга ярдәм йөзеннән хәер-сәдакалар тапшырыйк, сый-нигъмәттән сыгылып торган бәйрәм табыннарыннан аларга да өлеш чыгырыйк. Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз һәм игелекләребез кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Күңелләребезгә – иман нуры, гаиләләребезгә иминлек һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Кем һәм ничек корбан чалырга тиеш? һәм башка шундый сорауларга тулы җавапны әлеге сылтама аша табарга мөмкин. Лилия Локманованың да "Корбан гаете мөбарәк булсын" язмасын укырга тәкъдим итәм.
|
|
|
14.10.12
Рамка с уголками
Узган ике елда мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә караган татар телле 8 интернет-проект “Белем җәүһәре” исеменә лаек булган иде. Быелгы бәйге нәтиҗәләреннән соң әлеге исемлек тагын 6 татар телле интернет-ресурс белән тулыланды.
"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән өченче елын оештырылып килә. Аның чираттагысының йомгаклау тантанасы 12 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылды.Быел бәйгегә катнашырга теләк белдереп 54 гариза килгән булса, аларның 49-ы кабул ителгән һәм финалга 25 интернет-проект чыккан. Катнашучылар Татарстаннан гына түгел Башкортстан Республикасыннан хәттә Америка Кушма Штатларыннан булса да финалистлар арасында бары тик Татарстанлылар гына булды. >>> Тулырак >>>
|
|
|
08.10.12
Рамка с уголками
6 нчы октябрь төнендә Актаныш районының Байсар җирлегендә коточкыч фаҗига булды – Иске Байсар авылында яшәүче Рәзилә Заманова йортында янгын чыгып, утта аның өч баласы һәм абыйсы Фаиз Заманов янып үлделәр. Ут төнге 1сәгать 20 минутта чыга, сәбәпләре әлегә төгәл билгеле түгел. Район янгынчылык бүлегенең, Байсар җирлегенең үзенең янгын сүндерү машиналары урынга тиз килә, эшли, әмма, фин йорты, мәгълүм булганча, бик тиз көлгә әйләнә. Әлеге гаилә, авыр гаилә буларак, район социаль яклау бүлегендә һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә тора. Комиссия тарафыннан балалар бер мәртәбә Мөслим районы Карамалы авылындагы приютка да урнаштырыла. Әниләре Рәзилә дәвалану курс үтеп, тормышын җайга салу өчен тырышканын күреп, балаларның үзләренең дә “әни” дип өзелеп торуын исәпкә алып, май аенда балалар кабат гаиләгә кайтарыла. Сентябрь аеннан Рәзилә Фәдит кызының кабат спиртлы эчемлекләр куллана башлау очраклары сизелә башлый. Бу төнне исә әни кеше үзе белән бергә йоклаган өч баласын – 9 яшьлек Айгиз, 5 яшьлек Гөлчәчәк һәм 2 яшьлек Алинәне коткара алган, ә 12 яшьлек Инзилә, Айгизнең игезәк сыңары Айзат һәм 4 яшьлек Марсель уттан чыга алмыйлар. Аларның һәм Фаиз Замановның мәетләре табылды, тикшерү бара. Исән калган өч баланы шушы көннәрдә Мөслим районындагы социаль приютка урнаштырачаклар.
|
|
 |
|
|
 |
|