 |
|
Баш бит
14.10.12 "БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ" САФЫ 6 ГА ТУЛЫЛАНДЫ
|
|
Узган ике елда мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә караган татар телле 8 интернет-проект “Белем җәүһәре” исеменә лаек булган иде. Быелгы бәйге нәтиҗәләреннән соң әлеге исемлек тагын 6 татар телле интернет-ресурс белән тулыланды."Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән өченче елын оештырылып килә. Аның чираттагысының йомгаклау тантанасы 12 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылды. Быел бәйгегә катнашырга теләк белдереп 54 гариза килгән булса, аларның 49-ы кабул ителгән һәм финалга 25 интернет-проект чыккан. Катнашучылар Татарстаннан гына түгел Башкортстан Республикасыннан хәттә Америка Кушма Штатларыннан булса да финалистлар арасында бары тик Татарстанлылар гына булды. Тантана "Московский" мәдәният һәм спорт үзәгенең Наталья Маряхина җитәкчелегендәге "Смайлик" балалар бию студиясенең Казанга багышланган матур биюләре белән башланып китте һәм җырлар белән үрелеп барды. Тантананы "Яшь ТНВ" каналыннан Венера Иванова һәм Рузәл Әхмәдиев алып бардылар. Безнең районнан әлеге бәйгегә катнашучылар статистикасына күз салсак бәйгегә гариза биргән 10 интернет-ресурс авторының финалга чыккан 5 се бүләкләү тантанасында катнашты. “Укучы – җәүһәр” номинациясендә “Актанышым ак илем” (http://bugadiakt.jimdo.com) интернет-проекты белән Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гарифуллина Ландыш Ралиф кызы лауреат исеменә лаек булса, шушы ук номинациядә “Туган авылым минем-Аккүзем” (http://akkuzsait.jimdo.com) интернет-проекты белән Аккүз төп гомуми белем мәктәбе укучысы Хисамова Ралина Рәмис кызы (җитәкчеләре: Д.М.Шәвәлиев, А.Ф.Хисамова) II дәрәҗә грамотага лаек булды. “Укытучы-җәүһәр” номинациясендә Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы шәхси сайты (http://ggulnaz.jimdo.com) белән, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ахмадуллина Миләүшә Мулланур кызы “Белем башлангычтан башлана” (http://mahmadullina.jimdo.com) интернет-проекты белән “Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә III дәрәҗә грамотага ия булдылар. Миләүшә Мулланур кызы язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре бүлекчәсе мөдире Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улының махсус бүләгенә ия булды. Актаныш муниципаль районы яңалыклары белән һәрдаим таныштырып баручы “Актаныш районы мәгълүмат сайты” (http://www.aktanish.ru) алып баручысы Башкарма комитетның мәгълүматлаштыру бүлеге белгече Камалов Равиль Минниравис улы һәм сайтны алып баручы белгечләр коллективы “Тематик ресурс-иҗади җәүһәр” номинациясендә II дәрәҗә грамотага лаек дип табылды. Бәйге хакында һәм җиңүчеләр турында мәгълүматны бәйгенең http://konkurs.belem.ru адресы буенча урнашкан махсус сайты яки “Белем.ру” сайтлары аша таба аласыз. Бәйгедә җиңүчеләр дәрәҗәсенә карап, саллы гына бүләкләргә ия булдылар: ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттәхов, РТ Мәдәният министры А.М.Сибагатуллин, “Белем.ру” ҖЧҖ директоры Р.М.Гатауллин имзалаган грамоталар, тавыш көчәйткеч система белән җиһазландырылган компьютер аппаратурасы, клавиатура, тычкан, флешка, милли мәдәниятыбызны үз эченә алган DVD дисклар җыелмасы, укыту-тәрбия эшчәнлеге өчен бик файдалы материаллар тупланган китаплар, йомшак уенчыклар “Сабантуй” газетасына сертификатлар һәм иң мөһиме – җиңүчеләргә махсус “IT өлкәсендә белем җәүһәре” билгесе... Бүләкләрне исә чакырылган мәртәбәле кунаклар тапшырды. I урын яулаган интернет-проект авторларына грамоталарны һәм кыйммәтле бүләкләрне узган елда җиңү яулаган "Белем җәүһәре" Гөлназ Җәлилова белән берлектә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Фәиз улы Мифтахов тапшырдылар. Бәйге хакында татар телен, татар интернет-ресурсларын дөньякүләм танытуны үз алдына максат итеп куйган бәйгене оештыручы “Белем.ру” ҖЧҖ директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин түбәндәгеләрне җиткерде. Бәйге быел өченче мәртәбә үткәрелде һәм үз сынавын узды дип ышанырга була. Елдан-ел катнашучылар саны арта бара. Сан арту гына түгел катнашучы интернет-проектларның сыйфаты яхшырганнан-яхшыра бара. Киләчәктә дә бәйгебез тагын да ныгыр һәм камилләшер дип өметләнеп калабыз. Бәйге ныгыган саен татар телле интернет-ресурслар һәм аларның авторларын дөньякүләм таныту мөмкинлегебез дә арта төшәчәк... Бәйгенең дәрәҗәсен үстерүдә татар интернет-ресурсларын булдырган һәркем катнаша ала. 2013 ел башлануга IV “Белем җәүһәрләре” Халыкара бәйгесе старт алачак. Өч ел эчендә 4 “Белем җәүһәрләре”нең II-III дәрәҗә дипломнары иясе буларак барыгызны да әлеге бәйгедә катнашырга чакырып калам.
Фотода: “Укучы - җәүһәр” номинациясендә I-II дәрәҗә грамоталар иясе Сарман гимназиясе укучысы Л.Ф.Мәтҗанова (уңда) һәм Аккүз мәктәбе укучысы Р.Р.Хисамова (сулда) бәйге оештыручысы Р.М.Гатауллин янында.
|
|
|
|
 |
|