 |
|
Баш бит
24.10.12 БӘЙРӘМНӘР МӨБАРӘК БУЛСЫН, ДИН-КАРДӘШЛӘР!!!
|
|
Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Бардык дин кардәшләрне чын йөрәктән мөбарəк бəйрəм – Корбан гаете белəн тəбрик итəм! Әлеге бәйрәм җаннарыбызны төрле явыз ниятләрдән арындыру, яман гамәлләр кылудан туктату, иманыбызны яңарту һәм хак-тәгалә алдында баш ию өчен бер дигән мөмкинлекләр тудыра. Корбан бәйрәменең асылы кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән рухи байлыкларны үз эченә ала. Шуңа күрә дә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисе биредә урынлыдыр: "Раббыбызның мәрхәмәтенә ирешим дисәгез, җирдәге мәхлүкларга рәхим-шәфкатьле булыгыз”. Без дә дин кардәшләр бәйрәм көннәрендә булса да йөрәкләребезнең җылылыгына саранланмыйк. Туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребезнең хәлен белик, мохтаҗларга ярдәм йөзеннән хәер-сәдакалар тапшырыйк, сый-нигъмәттән сыгылып торган бәйрәм табыннарыннан аларга да өлеш чыгырыйк. Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз һәм игелекләребез кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Күңелләребезгә – иман нуры, гаиләләребезгә иминлек һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Кем һәм ничек корбан чалырга тиеш? һәм башка шундый сорауларга тулы җавапны әлеге сылтама аша табарга мөмкин. Лилия Локманованың да "Корбан гаете мөбарәк булсын" язмасын укырга тәкъдим итәм
|
|
|
|
 |
|