 |
|
Баш бит
25.11.12 "ӘНИЛӘР КӨНЕ" БЕЛӘН!
|
|
Син мине бишектә тирбәттең,
Өметем, күз нурым” дип әйттең,
Көйләрең бәгъремә уелды,
Балачак җыр булып тоелды.
Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Һәм бу мәхәббәт хәзер генә түгел, озак еллар дәвамында барлыкка килеп формалашкан. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Җәннәт аналарның аяк астында, дигән җөмлә белән килеәмәүчеләр юктыр диярлек. Әйе, алар – аналар һәм безнең изге бурычыбыз – әлеге изге кешеләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү. Хөрмәтле, Әниләр, Сезне чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм. Сезгә тормышыгызда гаилә бәхете, балаларыгызга ана назы биреп, аларны аңлап, туры юл күрсәтеп яшәвегезне телим.
|
|
|
|
 |
|