Мәгариф өлкәсендә күзәтү җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев быел чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИда мәҗбүри булмаган биш фән буенча Ботенроссия күләмендә контроль эш язачакларын хәбәр итте. “Инде бу елны ук унберенче сыйныфлар өчен Бөтен россия күләмендә БДИга мәҗбүри куелмаган биш фәннән, ягъни рус теле һәм математикадан кала фәннәрдән контроль эшләр уздырылачак”,-диде Анзор Музаев Чувашиядә узган Бөтенроссия авыл укытучылары җыенында. Аның сүзләре буенча, бу укучыларның һәм укытучыларның башка фәннәргә игътибар итмичә, БДИ фәннәре өчен генә көч куюларын туктатырга, “БДИ өчен генә тырышу” белән көрәшергә ярдәм итәчәк. “Балалар мәктәптә укытылучы барлык фәннәрне дә үзләтерергә тиеш, Россия Федерациясенең һәр чыгарылыш укучысы мәктәп нигезләрен белергә тиеш”, - дип өсти Анзор Мунзаев. ЧЫГАНАК: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы порталы
|