|
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Альберт Гыйльметдиновны ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфасыннан азат итү турындагы Указга кул куйды
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, яңа җитәкче бигеләнгәнче, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы вазыйфасын башкарачак. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерик, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Альберт Гыйльметдиновны ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфасыннан азат итү турындагы Указга кул куйды. Ул Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфасын башкарачак. Чыганак:"Татар-информ"
|