 «Татар моңы-2013» халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесе оештыручылары, сайлап алу турында катнашу өчен Россия регионнарыннан татар җырларын башкаручы яшьләрне чакыра( 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәр). Бу бәйгедә үзен сынап карарга теләүчеләр 2013 елныж 15 октябренә кадәр аудио яки видио язмаларын һәм заявка анкетасын : 420015, Казан шәһәре, Пушкина урамы 66/33 нчы йорт, ТР мәдәният министрлыгы яки e-mail: tm@tatar.ru адресы буйлап җибәрергә тиеш булалар. Бәйгетүбәндәге номинацияләрдә булачак: «Сольный вокал»( хатын-кызлар һәм ир-атлар тавышы), «Инструменталь башкаручанлык», «Вокал ансамбльләр» һәм «Инструменталь ансамбльләр». Белешмәләр өчен телефон: (843) 264-75-00. Бәйгенең башкарма директоры Вил Нургали улы Усманов-9 906 117 5733 Бәйгене оештыручы- ТР мәдәният министрлыгы. Бәйгенең максаты- татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә тарту, яшь талантларны табу һәм үстерү.
|