 |
|
Баш бит
25.02.12 САЙЛАУЛАРНЫ ОНЛАЙН РЕЖИМДА КҮЗӘТҮ МӨМКИНЛЕГЕ ТУДЫ
|
|
2012 нче елның 4 нче мартында үтәчәк Президент сайлауларында илебездәге 95 меңгә якын сайлау участогына 300 мең вэб-камера куелачак. Махсус сайт аша сайлауларны онлайн режимда күзәтү мөмкинлеге тудырылачак. Моның өчен, веб-сайлаулар сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганнан соң, махсус картада үзегез яшәгән регионны, шәһәр, авылыгызны, урамны һәм сайлау участогын сайларга кирәк. Юллау өлешенә үзегезнең шәһәр, авыл я сайлау участогының номерын гына язып юллап табарга да мөмкин. Хәзерге вакытта бу хезмәт сынау режимында гына эшли. Сайтның адресы: http://webvybory2012.ru
|
|
|
|
 |
|