 |
|
Баш бит
05.01.12 МӘГАРИФ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНЕҢ КЫШКЫ СПАРТАКИАДАСЫ
|
|
Бүген, ягъни 5 нче гыйнвар көнне Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы үткәрелде. Спартакиада 38 команда 8 спорт төрендә көч сынаштылар. Бу чарадан безнең мәктәп укытучылары да читтә калмады. Барлык төр ярышларда да: аркан тарту, кул көрәше, чаңгы, шахмат, шорт-трек, гер күтәрү, турникта тартылу буенча уңышлы чыгыш ясадылар. Шорт-трек буенча хатын-кызлар арасында үткәрелгән ярышта мәктәптән Дәүләтова Зәринә III урынны яулады. Мин үзем чаңгы ярышында катнаштым һәм 7 нче урынга ия булдым. Нәтиҗәләргә килгәндә урыннар түбәндәгечә булды: Район үзәге мәктәпләре арасында 1 урын - Актаныш №1, 2 урын - Актаныш №2, 3 нче урын - Актаныш гимназиясе. Авыл урта мәктәпләре арасында 1 урын - Байсар, 2 урын - Такталачык, 3 урын - кадет-интернат мәктәбе. Төп мәктәпләр арасында 1 урын-Уразай, 2 урын -Чалманарат, 3 урын Такталачык коррекцион интернат-мәктәбе. .
|
|
|
|
 |
|