 |
|
Баш бит
01.11.13 "КҮҢЕЛЕМ КӨНДӘЛЕГЕ" КИТАБЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
|
|
29 октябрь көнне, Идел пресс нәшриятендә, 520 данә тираж белән "КҮҢЕЛЕМ КӨНДӘЛЕГЕ" диеп аталган җыентыгым дөнья күрде! Китапта шигырьләрем белән бергә, кайбер җыр текстларым да урын алды. Җыентыкны чыгаруда ярдәм иткән кешеләрнең һәммәсенә чиксез рәхмәтемне җиткерәм!
ЭЧКЕ ДӨНЬЯМ ШУШЫ КИТАПТА
Үзем сизми, каләм алам кулга.
Куллар яза нидер ак биткә.
Акрын гына, ашыкмыйча гына
Шигырь туа күңелем түрендә.
Шигырьләрдә минем бар уйларым,
Кичергәнем шушы тормышта,
Иң кадерле, серле хыялларым:
Алар барсы шушы китапта!
Җыентыкны тиздән сату нокталарында да табып булачак, дип белдерә китап авторы Лилия Сәлахетдинова
|
|
|
|
 |
|