 |
|
Баш бит
03.02.12 «IT-УКЫТУЧЫ» ГРАНТЫ ГАМӘЛГӘ КЕРӘЧӘК
|
|
2012 елда укытучылар өчен «IT-укытучы» дип аталган яңа грант проекты эшли башлаячак. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә министр Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте. Моның өчен бәйге нәтиҗәсендә меңләгән укытучы сайлап алыначак. Алар үз мәктәпләрендә мәгълүматлаштыру программасы өчен җавап бирәчәк. “Мәгариф тармагын мәгълүматлаштыруга бик зур чыгымнар тотылды. Хәзер боларның тулы канлы эшләве кирәк. Ә моны һәр мәктәптә үз эшенең остасы булган профессионалларның хезмәт куюы зарур”, - диде министр. Моннан тыш, быел “Киләчәк” стратегиясе кысаларында “Мастер-класс” проекты да эшләп китәчәк. Бу нисбәттән министр укытучыларны әзерләү һәм белем күтәрү системасының яңача корылырга тиешлеген билгеләп үтте. Бүген коллегия вакытында шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Дәресләрдән соңгы мәктәп”, “Мәктәбем сәламәтлеге” кебек яңа проектлар, “Уңыш дәресләре” дип аталган факультатив нигездәге предмет турында сөйләп үтелде.Чыганак: "Татар-информ"
|
|
|
|
 |
|