|
Юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына онлайн-тест 2022 елның 20 нче ноябренә кадәр барачак. Чараны оештыручылар РФ Транспорт министрлыгы, РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы .
Олимпиада да 1-9 сыйныф укучылары катнаша ала. Онлайн-ярыш укучыларның юл грамоталыгын тикшерергә һәм арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Биремнәрдә юлда реаль хәлләр модельләштерелә, ә катнашучылар дөрес карар табарга тиеш. Төрле яшь категорияләре өчен тиешле катлаулылыктагы биремнәр каралган. Билгеләп үтик, онлайн-ярыш «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ярдәмендә өченче ел рәттән уздырыла. Шал вакыт эчендә,олимпиадада катнашып 5 млн га якын укучы үзләренең юл грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрде. Тулырак мәгълүмат белән илкүләмепроектлар.рф сайтында танышырга була. ЧЫГАНАК: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан
|