 |
|
Баш бит
18.01.12 БУ УКУ ЕЛЫНДА БДИны МОҢА КАДӘР РАСЛАНГАН КАГЫЙДӘЛӘР БУЕНЧА ТАПШЫРЫРГА ТУРЫ КИЛӘЧӘК
|
|
Бу уку елында Бердәм дәүләт имтиханын моңа кадәр расланган кагыйдәләр буенча тапшырырга туры киләчәк. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко хәбәр итте.Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы үзгәрешләр агымдагы елның 1 февраленнән соң барлыкка килсә, алар 2012 елда тапшырыла торган имтиханнарда чагылыш тапмаячак, 2013 елда гына гамәлгә керәчәк. “Гомумән алганда, бөтен кагыйдәләр ел башында формалаштырылды. Принципиаль үзгәрешләр инде булмаячак”, - диде А.Фурсенко. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
|
|
|
|
 |
|