 |
|
Баш бит
07.06.12 БҮГЕН МАТЕМАТИКАДАН БДИ
|
|
Бүген Россия һәм Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар 2012 елның икенче
мәҗбүри БДИнын – математика тапшыра. Укучылар рус теленнән 31 майда
тапшырган имтихан кебек үк, математикадан БДИ турыдан-туры аттестат
алуга тәэсир итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, бүген математикадан БДИны 22 мең 105
татарстанлы тапшыра. Республикада имтихан алу өчен 100дән артык имтихан
кабул итү пунктлары эшли.
2011 елда БДИ нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр мәҗбүри предметлардан
БДИга минималь баллар кую турында карар кабул ителде: рус теленнән – 36
балл һәм математикадан – 24 балл.
Рособрнадзор кисәтүенчә, кәрәзле телефон яки башка коммуникацион
җайланма булуы ачыкланса, укучы имтиханнан чыгарып җибәрелә, ул агымдагы
елда бу предметтан имтиханны яңадан тапшыру хокукын югалта.
Шул ук вакытта әгәр дә бала мәҗбүри БДИдан чыгарып җибәрелә икән, ә
математика шундыйлар рәтендә, ул мәктәп тәмамлау турында аттестат алу
хокукын да югалта.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, БДИ тапшыруның төп чорында (май-июнь)
якынча 880 мең россияле, алар арасында быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары
– 790 меңнән артык, башка категорияләр – 90 меңгә якын катнаша.
|
|
|
|
 |
|