 |
|
Баш бит
03.08.11 ЮГАЛГАН БАЛАЛАРНЫ ЭЗЛӘҮ
|
|
Белем.ру порталының форумы югалган балаларны эзләүдә ярдәм күрсәтә башлады. Форумның "Югалган балаларны эзләү" рубрикасында "Поиск детей - Татарстан" ("Балаларны эзләү - Татарстан") волонтерлар берләшмәсенең кайнар мәгълүматлары урнаштырылып барылачак. Шулай ук, Татарстан территориясендә баласы югалган теләсә кем әлеге форумга мөрәҗәгать итә ала. Әлеге волонтерлар берләшмәсенең төп рәсми сайты: http://www.poiskdetei.ru. Балаларны эзләү буенча төп эшчәнлек әлеге сайтның форумында алып барыла: http://poiskdetei.ru/forums/. Югалган балаларны эзләүдә порталыбыз кулланучылары да актив катнашсын иде дигән теләктә калабыз! Чыганак: http://belem.ru
|
|
|
|
 |
|