
Матбугат битләрен электрон вариантта интернет челтәрендә таныту күп кенә гәҗит-журнал мөхәррияте үзләкләре өчен "мода"га кереп китте ахры. Күп кенә гәҗит-журналларның үз сайтлары бар. Мәсәлән:
"Безнең гәҗит", "Мәгариф", "Мәдәни Җомга", "Ялкын", "Шәһри Казан", "Мәйдан" һ.б. "Кеше куян куа диеп,...", дигәндәй Мөслим муниципаль районы да үзенең
"Авыл утлары" гәҗитен дөнья пәрәвәзенә кушкан. Ләкин үз сайтын булдырып түгел, сканерлау юлы белән. Бу юл белән гәҗит-журналларны интернет челтәрендә тарату дөрес булырмы? Әйе, бер караганда район үзәгеннән бик ерак урнашкан, безнең ише, авыл халкы өчен бик яхшы (компьютеры булып интернет киңлекләренә тоташкан булса). Менә мин бүген иртәгә район үзәге һәм аннан якын авыл халкы кулына алып укыячак яңалыклар белән танышып утырам
("Авыл утлары" №71 20.09.2013). (безгә 1-2 көн соңарып киләчәк әле ул). Гәҗитнең кәгазь вариантын мин ни өчен кулыма алам? Туганнарга шәһәргә йомырка төреп җибәрү, тәрәз төбендә үскән гөлләремнең астына җәю өченме, әллә башка максатта кулланыргамы?! Бу форматта гәҗитне интернет челтәренә тәкъдим итү үз укучыларын югалтмас югалтуын, ләкин язылучыларын югалтмасмы? Бәлки югарыда әйтеп үтелгән гәҗит-журнал сайтлары кебек, "Авыл утлары" өчен дә үз сайтын булдырып, төп мәгълүмат белән генә халыкны таныштырып барыргадыр. Бу минем фикер генә!!! Шушы язмама үз фикерләрегезне язып калдырсагыз иде.