 |
|
Баш бит
17.09.12 «ВКОНТАКТЕ» ЭКСТРЕМИСТЛАНГАН
|
|
Социаль челтәрләр арасында иң популярлар рәтендә булган «Вконтакте» сәхифәсен экстремизмга тикшерәләр. Бу эш барышында «Хизб ут-Тәхрир» һәм башка ислам төркемнәренең законга сыймаучы чыгышларын ачыклаганнар. «Бердәм Русия» партиясе әгъзалары, тендер үткәреп, социаль челтәрне тикшерүче оешма булдыруны сорый, челтәрне оештырган хуҗалар белән дә вакланып тормаска куша. Ә «Вконтакте» хезмәткәрләре партиянең бу гамәлен цензура кертергә теләү дип бәяли һәм «андый оешма булдырмыйча да, берәр экстремистик материал табылган очракта, шау-шу куптармыйча, судларга йөрмичә дә әлеге материалны алып атарга мөмкин» булуны әйтә.
|
|
|
|
 |
|