|
|
...Шуңа күрә дә илебездә 1988 елдан бирле үткәрелеп килә торган зур бәйгенең быелгысын – 24 нчесен уздыру хокукына нәкъ менә башкалабыз Казан ия булды. Өлкән сыйныф укучыларының информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасына 64 төбәктән 239 яшүсмер килде.- Үзенең IT паркы белән дөньяга танылган, бөтен укытучыларын илдә беренчеләрдән булып ноубтуклар белән тәэмин иткән Татарстан бүген һәммәсенә дә үрнәк булып тора, - диде олимпиада барышын карарга килгән РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Максим Дулинов. Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узды. - Йомгаклау турында катнашучыларның барысын да җиңүче дип әйтергә мөмкин, - диде Бөтенроссия олимпиадасының үзәк оештыру комитеты әгъзасы, жюри рәисе Владимир Кирюхин. – Шулай да иң күп балл җыючылар (иң югарысы – 800 балл иде), ягъни олимпиаданың җиңүчеләре һәм призерлары (9, 10, 11 сыйныф категорияләре буенча 107 кеше) шушы юнәлештәге вузларга конкурстан тыш керү хокукы алалар. Ә өч төрле категориядә Санкт-Петербург шәһәреннән Егор Суворов (790 балл) белән Игорь Пышкин (702 балл) һәм Түбән Новгород өлкәсеннән Николай Калинин (686 балл) абсолют җиңүче булып табылды. Аларга 60 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм халыкара олимпиадага юллама да бирелде. 15 кешелек Татарстан командасыннан 9 кеше призлы урыннарга чыкты. Алар арасында Аяз Салихов (Вахитов районы, 131 нче лицей), Илья Коровин (шуннан ук), КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейдан Александр Голованов, Тимур Хисмәтуллин һәм Алексей Сыромятников, Мәскәү районының 122 нче гимназиясеннән Наил Мингалиев белән Дмитрий Контуров, Мария Рябова (102 нче гимназия), Полина Матавина (9 нчы урта мәктәп) югары балл җыйдылар.
- 2016 елда Казан информатика буенча хәтта Бөтендөнья олимпиадасында катнашучыларны да кабул итәргә ниятли, - диде тантанада катнашучыларга Татарстанның мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов.
– Сентябрь аенда без бу уңайдан гариза юллаячакбыз. Димәк, республикабызның тагын да олырак бәйгеләр мәйданы буласы бар икән! Амин!
|