МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



20.01.12 МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ ЮБИЛЕЕН БИЛГЕЛӘП ҮТӘ

Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев юбилеен билгеләп үтә - аңа 75 яшь тула.
Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Вузда белгечлек алгач, 1959 елда Мөслим ремонт-трактор станциясендә инженер сыйфатында хезмәт эшчәнлеген башлый. 25 яшендә Минзәлә районы “Авыл хуҗалыгы техникасы” берләшмәсен җитәкли.
1967 елдан Минтимер Шәймиев инструктор, КПССның Татарстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы мөдире урынбасары булып эшли. 1969-1983 елларда Татарстан Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгын җитәкли, аннары ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкара.
1983-1985 елларда - КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре. 1985-1989 елларда - ТАССР Министрлар Советы Рәисе. 1989 елда Минтимер Шәймиев КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре итеп сайлана, 1990-1991 елларда Татарстан Республикасы Югары Советын җитәкли.
1991 елның 12 июнендә Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана. Татарстанның беренче Президенты әлеге вазифаны 2010 елның 25 мартына кадәр били.
Республика икътисады һәм социаль өлкәдәге казанышларга соңгы ике унъеллыкта нигез салына. Татарстанлылар Тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыруны ул елларда республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән иң мөһим карарларның берсе дип саный. Узган елда республикада Газлаштыру программасы да төгәлләнде.
2005 елда республика башкаласы 1000 еллыгын билгеләп үтте, әлеге вакыйга уңаеннан Татарстан Республикасын икъдисади һәм социаль яктан үстерү буенча Федераль программа төгәлләнде. Шунысы да әһәмияткә ия, Казанның 1000 еллыгына әзерләнү буенча Дәүләт комиссиясен Россия Президенты Владимир Путин җитәкләде.
Минтимер Шәймиев Президент вазифасын башкарган елларда Россиянең төрле почмакларында гына түгел, бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар халкының үз оешмасы – “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара иҗтимагый оешмалар берлеге төзелде. Туган телне, мәдәниятне саклау, татарларны берләштерүдә аның роле гаять зур. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев бөтен татарларның милли әйдаманына әверелде.
Минтимер Шәймиев – РФ Технология фәннәре академиясе академигы, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең мактаулы академигы, РФ Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының мактаулы профессоры, Бөтендөнья рыцарьлар конфедерациясе халыкара парламенты Президиумының мактаулы әгъзасы, “Матбугат белән аралашуда ачыклыгы өчен” РФ Журналистлар берлеге премиясе, җәмәгатьчелек белән элемтәләрне үстерү өлкәсендә “Көмеш Укчы” премиясе, 1997-1998 еллар сезоны йомгаклары буенча "Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен" номинациясендә "Алтын битлек" театр премиясе лауреаты.
1998 елда Кембридж (Англия) Халыкара биография үзәге Минтимер Шәймиевкә “Ел кешесе 1997/98” халыкара исемен тапшырды.
Минтимер Шәймиев Ленин ордены (1966), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971), Октябрь Революциясе ордены (1976), Халыклар дуслыгы ордены (1987), II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены (1997) һәм медальләр белән бүләкләнде.
2001 елның июнендә ЮНЕСКО генераль директоры Коитиро Мацуура М.Шәймиевкә мәдәни-тарихи хәзинәләрне саклауга зур өлеш керткәне өчен Әбугалисина исемендәге көмеш медаль тапшырды.
2004 елда Минтимер Шәймиев “Президент-2004” номинациясендә “Россия милли Олимпы” премиясенә лаек булды. Ул шулай ук Татарстан икътисадының инвестиция-инновацион үсешенә өлеш керткәне өчен Бельгия Уйлап табучылар палатасының Мактаулы офицер ордены белән бүләкләнде.
Минтимер Шәймиевнең сәяси таланты ярдәмендә Татарстан халыкара мәйданда танылу алды. М.Шәймиев Президент булып эшләгән елларда куелган бурычларны бүгенге көндә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге идарәчеләр командасы уңышлы үти.
Бүгенге көндә Минтимер Шәймиев Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе вазифасын башкара. Беренче Президент инициативасы белән ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды оештырылды. Фонд ТР Дәүләт Киңәшчесе җитәкчелегендә Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәрен торгызу эшләре белән шөгыльләнә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Минтимер Шәрип улын юбилее белән котлый, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм уңышлар тели.


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free