МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



06.11.13 «КЛАВИАТУРАДА СОЛО» ПРОЕКТЫНА АГЫМДАГЫ ЕЛНЫҢ АВГУСТ АЕНДА СТАРТ БИРЕЛДЕ

Татарстанда «Клавиатурада СОЛО» программасы турында белмәүчеләр сирәктер. Хәзерге вакытта халыкның күбесе нәкъ менә әлеге курсларны үзләштерү белән мәшгуль. Әгәр дә андагы биремнәрнең барысын да уңышлы башкарып чыксаң, һичшиксез, клавиатурада текстны «сукыр» метод белән һәм тиз җыярга өйрәнәчәксең, янәсе.
Проектка агымдагы елның август аенда старт бирелде. Курсларның төп максаты - республикада клавиатура белән оста һәм тиз эшли белүчеләрнең санын арттыру, дип белдергән иде Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин «Клавиатурада СОЛО» программасына багышланган журналистлар белән очрашуда.«Клавиатурада СОЛО» он-лайн мәктәбен тәмамлаучылар саны бик азБактың исә, бу ысул белән эш итүчеләр текст язу өчен 5 тапкырга азрак вакыт сарыф итәләр икән. Әле алай гына да түгел, бу рәвешле эшләү кешенең арыганлыгын 5-6 тапкырга киметә, хата ясау мөмкинлеге дә 10 тапкырга азая. Ә менә эшнең җитештерүчәнлеге исә, киресенчә, 10-15 процентка арта.Проектка старт бирелгәч, республиканың район һәм шәһәр башлыкларына халыкның әлеге онлайн-мәктәптә катнашуын тәэмин итү бурычы куелды. Нәтиҗәдә, сайтта Татарстаннан барлыгы 28,5 меңгә якын кеше теркәлде. Араларында 20 категория вәкилләре - 11 сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар, башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре һәм башкалар бар. Алар 100 биремнән торган курсны 1 ноябрьгә кадәр узып бетерергә тиеш иде.Шулай булуга да карамастан, хәзерге вакытта «Клавиатурада СОЛО» он-лайн мәктәбен 28,5 мең кешенең нибары 2900е генә тулысынча тәмамлаган әле. Калганнарына исә алга таба да тырышырга туры киләчәк.Иң яхшы укучылар бәйгедә катнашаКурсны тәмамлаучылар саны шактый аз булуга да карамастан, 1 ноябрь көнне республикада «СОЛО» конкурсы башланып китте. Анда он-лайн мәктәптә укучы һәркем катнаша ала. Моның өчен solo.tatarstan.ru сайтының өске өлешендәге «конкурста катнашырга» дигән төймәгә басарга һәм махсус тест узарга кирәк. Бу эшне 10 ноябрьгә кадәр башкару сорала, чөнки алга таба бәйгенең финал өлеше башланып китә. Анда махсус биремне иң яхшы башкарган кешеләр генә катнаша алачак. Оештыручылар һәрбер категориядән шундый ун укучыны сайлап алырга тиеш.Супер-финал исә 15 декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Финалда җиңү яулаган укучыларга 50, 30 һәм 20 мең сумлык ноутбуклар тапшырылачак. Ә супер-финал лидерларын исә 100, 80 һәм 50 мең сумлык бүләкләр көтә.Теләге булган һәркем укый алаӘлбәттә, хәзерге вакытта «Клавиатурада СОЛО» программасы буенча укучы 30 меңгә якын татарстанлының барысы да әлеге курсларны теләп һәм җиренә җиткереп башкара дип булмый. Араларында әлеге «сукыр» методны дөрес итеп үзләштерүчеләр белән беррәттән 100 биремнең барысын да ун бармак урынына бер бармак белән эшләп чыгучылар да бар. Алар өчен иң мөһиме - тизрәк бетереп, артык эштән котылу. Күпләр исә «эшләр идем, вакыт юк», дип зарлана.Шулай да, республикада бу проектның көннән-көн популярлаша баруы да бәхәссез. «Сукыр» ысулга өйрәнергә теләүчеләр дә артканнан-арта. Бактың исә, «Клавиатурда СОЛО» проекты вәкилләре андыйлар турында да кайгырткан икән.- Аларга solo.tatarstan.ru да түгел, ә nabiraem.ru сайтында теркәлергә кирәк. Аннары сайтта күрсәтелгән номер буенча безгә шалтыратсыннар. Иң мөһиме, бары тик Татарстан халкы гына бу проектта бушлай катнаша ала», - дип белдерде «Intertat.ru» сайтына «Клавиатурада СОЛО» программасының Мәскәүдәге вәкиле.Аның сүзләренә караганда, әлеге хезмәт яңа елга кадәр түләүсез булачак. Шуңа күрә, теләге булганнарга хәзердән үк сайтта махсус теркәлү узып, он-лайн мәктәптә укый башларга киңәш ителә.


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free