МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



17.04.12 КАЗАНДА IT-ЛИЦЕЙ-ИНТЕРНАТ АЧЫЛАЧАК

Быел августның 15ләрендә файдаланылышка тапшырылып, киләсе уку елыннан Татарстан башкаласы Казанда, ил күләмендә беренче булып, IT-лицей-интернат ачылачак. Барлыгы 360 кына (һәр класста 12шәр) сәләтле баланы 11 нчене тәмамлаганчы укытырга алыначак IT-лицей-интернат аларны Казан (Идел буе) федераль университетына, РФның инженерлар әзерли торган югары уку йортларына кереп уңышлы укуга әзерлек мәйданчыгы булачак. Ләкин биредә IT өлкәсендә үсешнең стратегик юнәлешләре исәпкә алыначак.
Быел 6 нчы һәм 7 нче классларны тәмамлаячак шундый бәхетле 144 малай һәм кыз 7 нче һәм 8 нче классларга кабул ителәчәк. Бу мәсьәләдә узган шимбә көнне 7 муниципаль районда балалар белән белгечләр сөйләшүләр алып барган. Кабул итү системасы исә 3 баскычлы була:
Бу яңа лицейда укучылар физика-математика, табигать фәннәре юнәлешләре буенча белем ягыннан өстенлекле булырга, шулай ук кимендә 2 чит ил (Гареб һәм Шәрык) теле белергә тиеш була, белем бирү исә КФУның профильле институтлары һәм факультетлары белән багланышта корыла, фәнни һәм гамәли проектлар эшләнә һәм уңышлыларын гамәлгә ашыру юллары карала. Укыту-тәрбия эшләренә исә белем бирүдә уңышларга ирешкән укытучылар, фән кандидатлары, аспирантлар, шулай ук югары уку йортларын бик уңышлы тәмамлаганнар кабул ителә. Хезмәттәшлеккә, шулай ук, IT-белгечләр алуда кызыксынганнарны, бизнес вәкилләрен җәлеп итү ниятләнә.
Алга таба КФУ базасында читтән торып физика-математика мәктәпләре оештырыла, лицей еракта урнашкан районнарда, район хакимиятләре ярдәме белән, өстәмә җәйге мәктәпләр булдыра.
Шул рәвешле, компьютер һәм аның технологияләрен бар нечкәлекләре белән белә һәм программалар төзи ала торган, Татарстанның IT өлкәсе үсеше юнәлешләренә туры килгән, шулай ук “Иннополис” өчен кадрлар әзерләүне, төбәктә IT-интеллектны концентрацияләүне максат иткән әлеге проект фәнне, сәнәгатьне, медицинаны, сәнгатьне, җәмгыять яшәешен тәэмин итәргә тиешле башка өлкәләрне югары интеллектуаль эшчәнлек, программалау, математик модельләштерү хисабына алга этәрергә сәләтле белгечләрне кайтаруны күздә тота.
Универсиада авылында хәзерге вакытта 3 катлы лицей бинасы төзелгән, өлешчә пыялалары куелган, эчке эшләр бара, коммуникацияләр монтажлана. Бина хәзерге вакытта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы балансында спорт мәктәп-интернаты сыйфатында булса, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов резолюциясе һәм “Универсиада мирасы” концепциясенә ярашлы рәвештә, төзелеп беткәч, Казан федераль университетына лицей комплексы итеп тапшырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Президенты исеменнән министр Андрей Фурсенкога РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының IT-лицей-интернатны гамәлгә куючы һәм алга таба агымдагы чыгымнарны финанслаучы сыйфатында раславын сорап хат проекты әзерләгән. Ул уңай хәл ителгән чакта, әлеге уку йортының атамасы “Казан (Идел буе) федераль университеты карамагындагы IT-лицей-интернат” федераль гомумбелем бирү бюджет учреждениесе дип аталачак. Шулай булгач, укыган өчен акча түлисе түгел. Ә укучылар көненә 4 тапкыр туклана, 180 урынга исәпләнгән ашханәдән тыш, шунда ук компьютер лабораториясе, лингафон класслар, китапханә, мәдәни-спорт комплексы була.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында яңа лицей-интернат төзелү уңаеннан уздырылган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Министрлар Кабинетының югары, урта һәм һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге башлыгы Ренат Заманов, КФУ проректоры Рияз Минзарипов һ.б. рәсми затлар шул хакта белешмә бирде.
Чыганак: Татар-информ


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free