 |
|
Баш бит
04.02.12 ЯЗГЫ КАНИКУЛЛАР БУЛМАСКА ДА МӨМКИН
|
|
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды” һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә агымдагы елның май аенда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруны башларга йөкләде.Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, капремонт үткәрелә торган мәктәпләрдә укучыларга язгы каникулларсыз укуны дәвам итәргә туры киләчәк. “Барлык ремонт эшләрен май, июнь, июль, августта үткәрергә кирәк, өлгермәсәк сентябрьнең уртасына кадәр дәвам итәргә туры киләчәк. Көзге каникулларны да күчерергә була, - дип саный ТР башлыгы. – Шулай итеп, язгы һәм көзге каникуллар булмый. Ата-аналар белән очрашып барысын да аңлатырга һәм ризалыкларын алырга кирәк. Уку программасын берләштерү зарур, әмма уку процессы зыян күрергә тиеш түгел”. Бүген ремонт эшләрен башлау өчен барлык документлар әзер булырга тиеш, бу мартта ремонт эшләре өчен җиһазлар алуга аванс бүлеп бирү өчен кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Чыганак:"Татар-информ"
|
|
|
|
 |
|