 |
|
Баш бит
16.05.12 ЯШЬ ПРОГРАММИСТ - 2012
|
|
16 май көнне XVI республикакүләм «Яшь программист-2012» бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгенең 1 нче турында районда 20 укучы үз проектлары белән катнашып, I-II урын алган 8 укучының эшләре бәйгенең 2 нче читтән торып үткәрелүче республика бәйгесенә җибәрелде. Нәтиҗәдә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Актаныш 2 санлы мәктәбеннән 11Б сыйныф укучысы Илнур Гимазов (Укытучысы Гөлнар Малик кызы Гилязова), Актаныш 1 санлы мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Эльвина Гатауллина (Укытучысы Гөлнара Дилшат кызы Ялалова) Аккүз төп мәктәбеннән 5, 8 сыйныф укучылары Хисамова Ралина, Ильясов Риназларның (Укытучылары Дилүс Мирзасалих улы Шәвәлиев) проектлары жюри тарафыннан уңай бәяләнеп 3 нче турга катнашырга лаек дип табылды. Югарыда әйтеп үтелгән укучылар һәм аларның фәнни җитәкчеләре 10-16 майга кадәр Казан шәһәренең “Байтик” лагеренда булып кайттылар. Алар анда 2 көн дәвамында iMAC, iPad, дизайн, презентация, программалаштыру теле, сайт ясау серләренә өйрәтүче мастер-класслар тыңладылар. Мастер-классларны алдагы елларда шушы ук конкурста катнашып җиңү яулаган хәзерге көндә үз эшләрен булдырган яшь, талантлы программистлар алып бардылар.
12-13 май көннәрендә “Программалаштыру”, “Презентация”, “Компьютер дизайны”, “Мобил”, “Web-cайт” номинацияләре буенча консультацияләр үткәрелде. Бәйге катнашучылары фәнни-гамәли эшләр белән шөгыльләнүдән тыш «ИТ-парк» директоры Динар Насыров һәм КФУ ИТИС югары мәктәбе директоры Айрат Хасьянов белән очнашуда катнаштылар. ИТИС директоры бәйге катнашучыларына яңа факультетның үзенчәлекләре, үсеш программасы һәм аның көндәшлек өстенлекләре хакында сөйләде. Айрат Хасьянов сүзләре буенча IT-ның киләчәге яшь, талантлы, креатив, беренче чиратта яхшы әзерлекле буын кулында. ИТИС югары мәктәбе нәкъ шундый әзерлекне тәкъдим итә. Айрат Фәрит улы факультетның укыту программасы кысаларында чит телләрне өйрәнү буенча аерым тукталып китте. Чит телләрдән ике тел: инглиз теле – төп, ә икенчесе укучының сайлап алуы буенча билгеләнә. “Берничә дөнья телләрен өйрәнү югары дәрәҗәдә It-чылар өчен иң кирәклесе дә”, - дип ассызыклап әйтте ул.
Шулай уку бәйге катнашучыларына “Зәңгәр күл”гә сәяхәт оештырылды. “Зәңгәр күл”нең суы бераз әчкелтем. Аның төсе һава торышына һәм химик составына бәйле рәвештә я ачык зәңгәр, я куе зәңгәр, я бөтенләй кара төскә керә. Суының температурасы елның һәр фасылында да бер үк 7-8 градус тора. Аның гаҗәеп матурлыгын сүзләр аша гына җиткереп булмый, үз күзең белән күрү кирәк.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә 14 май көнне 12 кешедән торган жюри каршында бәйге катнашучылары үз проектларын яклап чыгыш ясадылар. Бәйгедә катнашкан укучыларны бүләкләү тантанасы 15 май көнне “Крутушка” санаториясенең актлар залында үткәрелде. Жюри тарафыннан кызыклы дип табылган проект эшләре барлык бәйге катнашучыларына тәкъдим ителде. Бәйгедә катнашкан 165 укучыга да сертификатлар тапшырылды. Безнең районнан катнашкан 4 укучының икесенә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 2 нче Актаныш мәктәбенең 11Б сыйныф укучысы Илнур Гимазовка “Программа проекты” номинациясендә “Уен программасы”, Аккүз төп мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ралина Хисамовага “Web-сайт” номинациясендә “Туган телдә туган якны өйрәнү буенча төзелгән интернет-проекты” өчен Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Аккүз мәктәбе укытучысы Д.М.Шәвәлиев
|
|
|
|
 |
|