
Татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылучы "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең бүләкләү тантанасы 14 нче октябрь көнне Г.Камал театрының кече залында үткәрелде. Бүләкләү тантанасына финалга үткән 34 интернет-проект авторлары, жюри членнары, дәүләт вәкилләре, журналистлар һәм алдагы елларда җиңү яулаган конкурсантлар кунак итеп чакырылган иде. Нәтиҗәләргә килгәндә
13 интернет-проект авторы дипломант, 7-се III дәрәҗә, 9-ы II дәрәҗә, 5-се I дәрәҗә дипломнарга ия булдылар. Минем шәхси
"Dilus" сайтым "Укытучы-җәүһәр" номинациясендә "Белем җәүһәре" дигән дәрәҗәле исемгә лаек булса, ике укучымның хезмәтләре "Укучы-җәүһәр" номинациясендә югары бәяләнде. Бер укучым
дипломант булса, икенчесе,
Хисамова Ралина "Туган авылым минем-Аккүзем" сайты белән катнашып ике ел рәттән үз биеклеген югалтмыйча II дәрәҗә дипломга ия булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, бәйгенең жюри рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы җиңүчеләрне котлап, аның кулыннан бүләкләрне кабул итеп алганда бик нык дулкынландык, әлбәттә. Ә бүләкләр һәркемгә саллы иде, җиңүчеләрнеке бигрәк тә: ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттәхов, ТР Мәдәният министры А.М.Сибагатуллин, "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татнетны үстерү фонды директоры Р.М.Гатауллин имзалаган I дәрәҗә грамота, PocketBook "Touch 2" электрон китабы, укыту-тәрбия эшчәнлеге өчен бик файдалы материаллар тупланган китаплар, Г. Камал театрына чакыру кәгазе һәм махсус "IT өлкәсендә белем җәүһәре" билгесе. Шуларга өстәп, шагыйрә Флёра апа Тарханова җиңүчеләрне тәбрикләп, үзенең яңа гына "табадан төшкән" китапларын бүләк итте. Бәйгедә катнашучылар һәм шәхсән үз исемемнән бәйгене, бүләкләү тантанасын югары дәрәҗәдә әзерләгән, үткәргән оештыручыларга, иганәчеләргә, дәүләт советы, министрлар кабинеты вәкилләренә һәм шәхсән төп инициатор "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татнетны үстерү фонды директоры, оештыру комитеты рәисе Раил Мәүлет улы Гатауллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Аларга киләчәктә эшләрендә уңышлар юлдаш булсын!