 Бүген, ягъни 23 нче октябрь көнне Актаныш муниципаль районы МББУ "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Текст редакторы белән эшләү" темасы астында информатика һәм МКТ укытучыларының район киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 20 мәктәптән 18 укытучы катнашты. Көн тәртибе буенча түбәндәге чаралар үткәрелде: 1. Мәктәпкә килгән кунакларны каршы алу, мәктәп эшчәнлеге белән таныштыру (Мәктәп директоры Салахов Р.З., укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәйдәрова Г.В.)2. "Текст редакторы белән эшләү" темасы буенча 8 нче классларда ачык дәрес. (информатика һәм МКТ укытучысы Мингазов И.Г.) 3. Класстан тыш чара «Тамчы шоу» (информатика һәм МКТ укытучысы Мингазов И.Г., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Насртдинова Ф.М.) 4. Чыгышлар: - «Цифровая грамотность и безопасность в интернете (для учеников, учителей и родителей)» (I квалификацион категорияле информатика һәм МКТ укытучысы Маликов И.Ф.); - «БДИдагы яңалыклар» (югары квалификацион категорияле информатика һәм МКТ укытучысы Бакиров Р.Ф.); - «ЭМдагы яңалыклар (мәктәп сайтларының мониторингы, техник ярдәм күрсәтү, МС-ма эшчәнлеге буенча актуаль сораулар, картага фотосурәт)» (I квалификацион категорияле методист Шәрипов И.И.). Карарлар: 1. Фән укытучыларына шәхси сайтларын булдыруда ярдәм күрсәтүне тәэмин итәргә. 2. 3 нче ноябрьгә кадәр Республика "IT-Чемпион" конкурсы өчен мәктәпнең официаль сайтындадагы "IT-Чемпион" бүлегенә укучыларның бәйге эшләрен урнаштырып бетерергә (Электрон хезмәт өчен баннерлар яки логотиплар, видеороликлар, презентацияләр). 3. Мәктәпнең оициаль сайтына барлык мәктәпләргә дә атнага кимендә 2-3 яңалык урнаштырып баруны булдырырга. 4. ДЙА һәм БДИ-га әзерлекне көчәйтергә.
|