Менә тагын яңа уку елына аяк бастык. Белем-тәрбия бирү өлкәсе белән бәйле булган һәркем өчен җаваплы көннәр башланды. Милли мәгариф һәрчак мөгаллим-тәрбиячеләр, укучылар һәм ата-аналар өчен генә түгел, ә гомум дәүләт күләмендәге иң мөһим сәяси мәсьәлә булды. Мәгариф өлкәсендә нинди яңалыклар, хәл итәсе эшләр бар? Шул максаттан без ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов белән әңгәмә кордык.
— Үз иленең мәгарифен үстерү — һәр дәүләтнең стратегиясе. Милли республикаларда исә бу икеләтә җаваплы бурыч. Бу декларатив бәяләмә генә түгел, соңгы биш-алты елда республикабызда мәгариф челтәрен үстерү буенча биниһая эшләр башкарылды... Әле генә булып узган Бөтенреспублика август киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов бу мөһим өлкәдә ирешкәннәрдән бигрәк алдагы елларда хәл итәсе мәсьәләләрне яктыртты... Үзегезнең докладта да яңа башлангычлар, яңа таләпләрне үтәүгә күбрәк басым ясалды. Шуларның иң- иңнәрен киң катлау укучыларыбызга да җиткерик әле?
— 2015 ел Татарстан Республикасы мәгариф системасы өчен аеруча да әһәмиятле булды. Беренчедән, 2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыра башлыйбыз. Икенчедән, агымдагы елда биш елга кабул ителгән, эре инновацион проектларны башкарып чыгарга, Татарстанга мәгариф системасын модернизацияләү өлкәсендә Россия Федерациясендә әйдәп баручы республика дип танылырга ярдәм иткән Мәгариф үсеше стратегиясе буенча эшне йомгаклыйбыз.
Заманыбыз таләп иткәнчә, Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп, мәгариф оешмаларының укыту-материаль базасын яхшырту буенча күп эшләр эшләнде. «Ана теле», «Татарстан Республикасында инглиз теле», «Электрон журнал», «Электрон колледж», «Мәктәп картасы», «IT-чемпион» һәм башка бик күп башлангычлар тормышка ашырылды. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен Россиядә уникаль электрон аралашу һәм мәгариф мохите булдырылды.
Балаларны мәктәпкәчә белем оешмаларында урын белән тәэмин итү юнәлешендә зур эш башкарылды. 2013-2015 елларда гамәлгә ашырыла торган 9 дәүләт программасы кысаларында 156 балалар бакчасы төзелде, 30 меңнән артык өстәмә урын булдырылды.
Урта гомуми белем оешмаларының материаль-техник базасын ныгыту юнәлешендә шактый эш башкарылды. Соңгы өч ел эчендә 632 мәктәп капиталь төзекләндерелде.
Республикада 550 база мәктәбен үз эченә алган гомуми урта белеем оешмалары челтәре булдырылды. Бүгенге көндә сәләтле балалар өчен интернат тибындагы 16 гомуми белем бирү оешмасы уңышлы эшләп килә.
Урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары системасында да сизелерлек уңай үзгәрешләр бара. Әлеге уку йортларының материаль-техник базасы ныгытыла, белгечләр әзерләү системасы камилләштерелә. 2019 елда эшче һөнәрләре буенча WorldSkills 45нче Халыкара чемпионатын үткәрү хокукы Казаныбызга бирелүе – шуны раслаучы факт.
Сәләтле балалар белән нәтиҗәле эш алып барыла: өченче ел рәттән Татарстан укучылары командасы Россия дәрәҗәсендә өченче урынны яулады. Быел укучыларның бөтенроссия предмет олимпиадаларында 109 укучы җиңүче һәм призёр булып танылды. Иң яхшы нәтиҗәләр экология, химия, хокук, биология, физик культура һәм технология фәннәреннән.
Укучыларыбыз Халыкара олимпиадаларда да уңышлы чыгыш ясады, физика, химия, биология фәннәреннән барлыгы 7 призлы урын яуланды.
Белем бирүнең барлык баскычларында да тәрбия мәсьәләсенең әһәмияте чагыштыргысыз зур. Шуны истә тотып, яңа уку елында мәгариф оешмаларына тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту бурычы куела. Ул «2025 елга кадәр Россия Федерациясендә тәрбия бирүнең үсеш стратегиясе» дигән документ нигезендә башкарылачак. Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып 2015-2025 елларга укучылар тәрбияләү буенча үз стратегиясен кабул итте.
— Мәгариф өлкәсендә нинди генә яңа бурычлар куелмасын, алар бер максатны — белем бирүнең сыйфатын тагын да күтәрүне күздә тота. Сыйфат дәрәҗәсен билгеләүдә БДИ нәтиҗәләре бердәнбер критерий түгелдер, шәт?
— Белем бирү сыйфатын билгеләү шактый катлаулы. Ләкин шуңа да карамастан, хәзерге вакытта Россиядә һәм Татарстан Республикасында аны бәяләүнең нәтиҗәле һәм объектив системасы формалаша. Белем бирү сыйфатын билгеләүнең региональ системасы (РСОКО — региональная система оценки качества образования) башлангыч, төп, урта мәктәптә бәяләү процедураларын үз эченә ала.
Башлангыч сыйныфта төп игътибар – баланың мәктәпкә кергәндә психологик әзерлегенә һәм уку елы ахырында ирешелгән уңышларны күзәтүгә бирелә.
4нче сыйныфтан соң исә төп фәннәрдән диагностик тикшерүләр күздә тотыла. Агымдагы елда республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендәге 4нче сыйныф укучылары арасында чит тел, татар теле, рус теле, әйләнә-тирә дөнья, математика буенча тестлар үткәрдек. Барлыгы 36 меңнән артык укучы катнашты. Төп максатыбыз – балаларны дәүләт йомгаклау имтиханнарына әзерләүдә системалы эш һәм методик ярдәм булдыру.
5-9нчы сыйныфларда диагностик бәяләү процедуралары һәм мониторинг үткәрү гамәлдә. Агымдагы елда 5-7нче сыйныфларда математика, физика, тарих, җәмгыять белеме, рус теле буенча 7-8нче сыйныфлар арасында сайланма мониторинглар узды. 9нчы сыйныфларда татар теле буенча бердәм республика тесты уздыру безнең өчен әһәмияткә ия. Төп мәктәптә белем сыйфатын бәяләү 9нчы сыйныфта дәүләт имтиханы тапшыру белән төгәлләнә.
Югары мәктәптә белем бирү сыйфатын билгеләүнең региональ системасы, тест үткәрүнең федераль үзәге белән берлектә, 10нчы сыйныфларда рус теле һәм физика (яки җәмгыять белеме) буенча мониторинглар үткәрү һәм 11нче сыйныфта — математика һәм рус теленнән БДИ тапшырып караудан гыйбарәт булды.
Әлеге процедураларның һәммәсе баланы 11нче сыйныфта бердәм дәүләт сынавын уңышлы үтүгә әзерләү максатыннан эшләнә.
Шулай итеп, Татарстанда белем дәрәҗәсен тикшерүнең яңа моделе БДИ нәтиҗәләре белән генә чикләнми, контроль һәм сыйфат мониторингы белеем алуның һәр баскычында башкарыла.
— Безне, әдәби басма буларак, һәрчак ана телебез, әдәбиятыбызны укытуның торышы кызыксындыра. Сез, шәхсән, тарихка барлык сыйныфлар өчен өр-яңа әдәбият дәреслекләрен төзүне оештыручы булып кереп калырсыз, мөгаен... Белем бирүнең сыйфаты дәреслектән тора, әлбәттә... Тарих, башка гуманитар фәннәрдән дәреслекләрне яңарту федераль үзәк тарафыннан эшләнәдер инде... Республика мәктәпләре өчен аерым фәннәр буенча дәреслекләрне яңартуның кирәге бармы, алар ничек хәл ителәчәк? Махсус урта һәм югары уку йортлары өчен әдәбият дәреслекләре язу күздә тотылмыймы?
— Төп гомуми белем бирү өчен татар теле һәм әдәбияты буенча яңа төр дәреслекләр төзү юнәлешендә 2014-2015 уку елында Министрлык тарафыннан эшләгән эшләр нәтиҗәле булды. Әлеге дәреслекләр белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры китереп эшләнде. Татар теле һәм әдәбияты буенча I-IV сыйныфлар өчен барлыгы 15 комплект (51 исемдә), V-IX сыйныфлар өчен 35 комплект (55 исемдә) дәреслекләр әзерләнде. Шул исәптән 12 линия (54 исемдә) дәреслекләр федераль исемлеккә кертелде. Шулай итеп, Татарстанда татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре буенча дәреслекләргә булган сораулар нигездә хәл ителде.
Белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары кертелү барышында мәктәпләрнең китапханә фонды яңартыла. Тарих белеме концепциясе кертелү һәм әлеге фәннән яңа басмалар барлыкка килү сәбәпле, Россия тарихы дәреслекләрен алыштыру зарурлыгы килеп туды.
Урта һөнәри белем алучылар өчен уку-укыту әдәбиятының электрон фонды эшләп килә. Югары белем бирү оешмаларының да бүгенге көндә укыту-методик базасы бай.
— Югары уку йортлары турыдан-туры федераль үзәк вәкаләтендә булсалар да, гомуми мәктәпләр, махсус урта һәм югары уку йортларында эшләүче педагогик кадрларны республика үзе өчен үзе әзерли бит. Республикабыз мәктәпләре өчен милли педагогия институты булдыру зарурлыгы турында фикерләр еш ишетелә башлады. Бу хакта Сезнең фикерләрегезне беләсебез килә...
— Татарстанда елдан-ел педагогик кадрларга сорау артуын исәпкә алсак, квалификацияле белгеч әзерләү мәсьәләсе әһәмиятле. Шул исәптән татар телендә белем бирергә сәләтле кадрлар мәсьәләсе дә. Агымдагы елда республикада мили (татар телле) педагогик кадрларга ихтыяҗ — 161 белгеч. Прогноз буенча, 2019 елга кадәр белгечләр шул күләмдә таләп ителәчәк.
Югары сыйфатлы педагогик кадрларны республикада алдынгы вузлар әзерли — Казан федераль университеты һәм Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты (НИСПТР). Республиканы педагогик, шул исәптән милли кадрлар белән тәэмин итү эше ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм әлеге белем бирү оешмалары белән берлектә башкарыла. Казан федераль университеты белән укытучыларны билингваль мохиттә әзерләү, шулай ук татар телле аерым төркемнәр булдыру мөмкинлекләре карала. Яр Чаллы социаль- педагогик технологияләр һәм ресурслар институты быел «Башлангыч белем» һәм «Мәктәпкәчә белем» белгечлекләренә татар төркемнәре дә җыйды.
Максатыбыз – Татарстанда инде эшләп килгән, югары квалификацияле педагогик составы һәм яхшы үсеш алган инфраструктурасы булган университетларда эшнең сыйфатын яхшырту, нәтиҗәлелеген арттыру. Булганнан тулысынча файдалану кирәк. Һәм, әлбәттә, тормыш үзе безгә юлын күрсәтер. Яңаны инкарь итү түгел бу фикерем.
— Узган ел республикабыздагы 39 татар гимназиясенең 24ендә булырга өлгердек... Белем бирү сыйфаты, дәрәҗәсенә бәя бирүгә алынмыйм, ә менә милли гимназиядә укучылар белән очрашуларда, Әлмәттә, Чаллыда, Актанышта, Алабугада, Казанның үзендә булмасын, һәркайда милли рух сизелеп тора... Аларда күпсанлы иҗат башлангычлары — түгәрәкләр эшли, алар ук республика конкурсларында актив катнашалар, милли әдәбиятыбыз, сәнгатебез белән, мили матбугат белән танышып баралар. Киләчәктә милли гимназияләрне ачу, шул исәптән рус, башка милләтләрнең уку йортларын ачу дәвам иттереләчәкме?
— Иң әүвәл, инде әйткәнемчә, республикада эшләп торган мәгариф оешмаларының белем бирү сыйфатын күтәрү өстендә нәтиҗәле эшләргә кирәк. Бу гомуми сүз генә түгел. Милли мәгариф өлкәсендә эзлекле хезмәттәшлек оештыру, урыннарда эшчәнлекне активлаштыру максатыннан, агымдагы елда милли мәгариф өчен җаваплы методистлар һәм татар гимназиясе директорлары белән тыгыз эш алып барылды. Муниципаль берәмлекләр җирлегендә киңәшмәләр уздырылды.
Татар гимназияләрендә туган телдә белем бирү сыйфатын күтәрү, аларның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру максатыннан, узган уку елында министрлык белән Татарстанның 39 татар гимназиясе директоры арасында килешү төзелде. Моннан тыш республика күләмендә муниципаль районнарның рейтингын билгеләгәндә дә, төп критерийларның берсе буларак, укучыларга туган телдә белем бирү күрсәткече кертелде.
Бүгенге көндә республикада ана телендә белем бирүче уку йортларының бербөтен системасы формалашкан: татар телендә белем бирүче 827, чуваш, удмурт, мари телендә белем бирә һәм мордва, башкорт телләре, иврит өйрәтелә торган 153 мәктәп шактый уңышлы эшләп килә. Рус телен тирәнтен өйрәнү һәм рус этномәдәни компонентлы 203 уку йорты эшли. Якшәмбе мәктәпләренең 35 бүлекчәсендә 23 милләт вәкиленең теле, әдәбияты һәм мәдәнияте өйрәнелә.
Укучыларга сыйфатлы белем бирү, уку йортларын тәҗрибәле кадрлар белән тәэмин итү, матди-техник базасын ныгыту йөзеннән, алдагы уку елына Мәгариф һәм фән министрлыгы уку йортларының оптималь челтәрен булдыруны максат итеп куя. Бу җәһәттән республика күләмендә 550 мәктәп база мәктәбе итеп билгеләнде. Әлеге уку йортлары арасында милли мәгарифне әйдәп баручы татар гимназияләре һәм милли мәгариф буенча ресурс үзәкләре булган мәктәпләр дә бар. База мәктәпләренең төп максаты — алдынгы тәҗрибә мәйданы, райондагы башка мәктәпләр өчен методик үзәк, әйдәп баручы булу.
Бүген министрлыкның һәм шәхсән минем төп бурыч — укучыларга сыйфатлы белем бирү, заман таләбенә җавап бирерлек шәхес тәрбияләү. Ә моның өчен бездә уку йортларының оптималь челтәре бар. Алда әйткәнемчә, максат — сан белән түгел, ә сыйфат белән алдыру.
Яңа уку йортларына килгәндә исә, агымдагы елда Иннополиста халыкара стандартларга туры килгән яңа мәктәп, КНИТУ-КАИ каршында лицей, Казан шәһәрендә 179нчы номерлы яңа мәктәп ачыла. 1 сентябрьдән Лениногорск, Буа, Яңа Чишмә районнарында яңа гомуми белем бирү оешмалары, Әгерҗе, Чүпрәле, Чирмешән районнарында башлангыч мәктәп-балалар бакчалары кулланылышка тапшырыла.
— Сез — укытучылар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән шәхес. Әтиегез — гомере буе авыл мәгарифен җитәкләгән кеше. Бүген авыл мәктәпләре, укучылар саны аз булу сәбәпле, кыскартылу, ябылуга дучар... Нишләмәк кирәк, демографик вазгыять шундый... Әтиегез Нәвап ага исән булса, аңардан нинди киңәшләр сорар идегез? Укыту-тәрбия эшендә әткәйләрдән калган искерми торган нинди традицияләрне саклау зарур бүген?
— Белем бирү, бер яктан, бүгенге җәмгыятьнең иң консерватив, икенче яктан, иң инновацион институты. Мәктәпләргә милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм бер үк вакытта халыкара мәйданда көндәшлек итәргә сәләтле XXI гасыр шәхесе тәрбияләү бурычы куела. Әтием укытучы һәм мәктәп директоры булып хезмәт куйды, Актаныш районында белем бирүне үстерү өчен күп нәрсә эшләде. Үземнең көндәлек тәҗрибәмдә мин аңлы рәвештә һәм тоемлап аның киңәшләренә таянам.
Әлбәттә, тәрбия һәм белем бирүнең нигезен тәшкил иткән рухи кыйммәтләр дә бар. Аларны сакларга тырышырга кирәк. Туган телгә һәм туган якка мәхәббәт кебек кыйммәтләр бик мөһим. Үткәнен хөрмәт итүче, мөстәкыйльлеккә әзер һәм киләчәгенә җаваплы караучы шәхес үстерүнең нигезе ул.
— Инде искә алуыбызча, милли республикалардагы һәр җитәкче — ул үзе җитәкләгән тармакның әйдәманы, оештыручысы гына түгел, ә мили мәнфәгатьләребезне, милли дәүләтчелегебезне тәэмин итүче сәясәтче дә... Татарстан Республикасы Президенты да республика лидеры гына булмыйча, бөтен татар дөньясының яки Бөтендөнья татарларының Илбашы булган кебек, Сез дә Бөтендөнья татар мәгарифен оештыручы, сәясәтче бит. Милли мәгарифне саклау, үстерү буенча якындагы елларда республикабызда һәм Федераль үзәктә нинди хокукый нигезләр кирәк дип уйлыйсыз?
— Күп гасырлык тарихы булган милли мәгариф бүгенге көндә яңа сынаулар алдында тора. Ул яңа уку елыннан урта гомуми белем бирү мәктәбендә федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү белән дә бәйле.
Шул сәбәпле 2014-2015 уку елында милли мәгариф системасының ныклы базасын булдыру юнәлешендә федераль министрлык белән тыгыз эшчәнлек алып барылды. Урта гомуми белем бирү буенча Мәгарифне үстерү институты каршында республика укыту-методик берләшмәсе төзелде. Аерым игътибар дәүләт телләрен укытуны тигез күләмдә саклау, федераль министрлыкка фәннәрне укытуда милли-төбәк компонентын исәпкә алу буенча тәкъдимнәр бирү, татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программаларны федераль реестрга кертүгә юнәлтелде.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш концепциясе әзерләнү белән бәйле рәвештә, «2015-2030 елларга Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе» проекты эшләнде. Концепцияне галимнәрдән, мәгариф өлкәсе белгечләреннән торган махсус төркем төзеде. Стратегик документ күпмилләтле республикада мили мәгариф системасын үстерүнең гомуми векторын, принципларын һәм өстенлекле юнәлешләрен билгели. Концепция милли мәгарифнең мәктәпкәчә белеем бирү учреждениеләреннән алып һөнәри белем бирү системасына кадәр үсеш перспективаларын колачлый. Әлеге документны эшләү, тулыландыру, төзәтмәләр кертүне 2015 ел ахырына кадәр тәмамлап кабул итү планлаштырыла.
Концепцияне тормышка ашыру өчен, «Милли мәктәпкә 25 адым» дип аталган 5 эш юнәлешеннән торган «юл картасы» төзелде. Алар:
1. Милли мәгариф үсеше белән бердәм идарә итү системасын булдыру;
2. Туган телдә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү системасын, туган телне укытуның методикасын һәм технологияләрен камилләштерү;
3. Милли мәгариф системасы өчен педагоглар һәм идарә итүче кадрларны әзерләү эшен камилләштерү;
4. Ресурсларны көчәйтү;
5. Милли мәгарифне үстерү мониторингы механизмнарын эшләү.
Һәр юнәлеш буенча 5әр чараны тормышка ашыру күздә тотыла.
2015-2016 уку елына «2015-2030 елларга Татарстан Республикасында мили мәгарифне үстерү концепциясе» проектында тәгаенләнгән максатларны гамәлгә ашыру буенча эшне нәтиҗәле оештыру бурычы куелды.
— Яңа уку елы быел да бик тә истәлекле вакыйгаларга бай... Бөек Тукаебызның тууына — 130 ел, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулачак, тагы да дистәләгән бөек шәхесебезнең тормышына, эшчәнлегенә бәйле вакыйгалар бик күп көтелә... Бу чараларны мәктәпләребездә үткәрүдә әдәби журналларыбыз чын-чынлап ярдәмче була алалар.
— Безнең милләт талантлы шәхесләргә бай. Халкыбызның рухын саклап калган Габдулла Тукай, Муса Җәлил — әнә шундыйлардан. Туган тел һәм әдәбият укытучыларының 2015-2016 уку елына планлаштырылган Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесе, фәнни-гамәли конференцияләр һәм башка бик күп чараларның төп үзенчәлеге — күренекле шагыйрьләребез юбилейларына багышланган булуы. Укучылар арасында үтәчәк иң масштаблы проектлардан — татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада, яшь язучылар һәм шагыйрьләрнең «Илһам» бәйгесендә әлеге темаларга зур игътибар биреләчәк.
Мәгълүмати җәмгыять шартларында милли матбугат һәм мәгариф оешмаларының максатчан хезмәттәшлек итүе аерым игътибарга лаек. Чөнки татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү — безнең уртак бурычыбыз.
Әлеге юнәлештәге эшчәнлек киләчәктә дә уңышлы дәвам итәр һәм, әлбәттә, «Казан утлары» журналы һәм башка матбугат чаралары белән безнең хезмәттәшлек тагын да киңәер дигән ышанычта калабыз!
- Тирән эчтәлекле, ихлас җавапларыгыз өчен зур рәхмәт! Сезне, Сезнең йөздә барлык фән, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне яңа уку елы белән тәбрик итәбез. Уртак максатларыбызга ирешүдә бергә булыйк, бердәм булыйк.