МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



25.04.14 “АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ-2014” БӘЙГЕСЕ

“Мәгариф” журналы редакциясе “Авыл укытучысы-2014” бәйгесен уздыра.

НИГЕЗЛӘМӘ

“Авыл укытучысы-2014” конкурсы (алга таба – Конкурс) авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып баручы гомуми һәм башлангыч белем бирү оешмаларының хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү нияте белән “Мәгариф” журналы редакциясе (алга таба – Оештыручы) тарафыннан оештырыла.
Әлеге Нигезләмә “Мәгариф” журналының 2014 ел, май санында бастырыла һәм “Мәгариф” журналының magarif-uku.ru сайтында “Безнең бәйге” бүлегендә урнаштырыла.

КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЛАРЫ
- Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау;
- иҗади һәм инновацион укытуга омтылган мәгариф хезмәткәрләрен таныту һәм аларның эшләрен җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау;
- милли мәгарифнең актуаль мәсьәләләрен күтәрү.

I. КОНКУРСТА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ
1.1. Конкурста Татарстан Республикасында халкы 100 мең кешедән артмаган торак пунктларында (район үзәкләре, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда) эшләүче башлангыч һәм гомуми белем бирү оешмаларында рус, татар, чуаш, мари, мордва һәм башка телләрдә фән укытучылар (предметниклар), шулай ук Татарстан Республикасыннан читтә татар мәктәпләрендә фән укытучылар (алга таба – Катнашучылар) катнаша ала.
1.2. “Авыл укытучысы – 2014” конкурсында Катнашучының “Мәгариф” журналына 2014 елның икенче яртысына язылган булуы шарт.
1.3. Конкурста катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.
1.4. Конкурста катнашучылар саны буенча районнарга, мәктәпләргә чикләүләр юк.
1.5. Конкурста Катнашучының кимендә бер ел һөнәри стажы булуы шарт. Катнашучының яше, квалификацион категориясе буенча чикләүләр юк.
1.6. Конкурсның беренче этабына эшен юллаучы әлеге Нигезләмәнең барлык шартлары белән килешүен раслаган булып санала.
II. КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ
2.1. Конкурс 3 этапта уза. 1нче этап 2014 елның 1 маеннан 25 июньгә кадәр дәвам итә. 2нче этап – 1 июльдән 31 августка кадәр. 3нче этап – 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр.
2.2. 1 нче этапта Катнашучылар “Яңа заман авыл укытучысы” темасына эссе язып катнаша. 1 нче этапта Катнашучының авыл мәгарифен үстерү юллары турында фикерләрен белдерү, авыл укытучыларының проблемаларын ачу, авторның педагог буларак һөнәри бурычы турындагы күзаллауларын публицистик жанрда үтемле итеп җиткерү осталыгы сынала. Беренче этапны үткәрү тәртибе түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
2.2.1. Эсселар “Мәгариф” журналының электрон почтасына (e-mail: magarif@bk.ru) кабул ителә. Хатның темасына “Авыл укытучысы” конкурсына” дип искәртергә кирәк.
2.2.2. Эссе белән бергә Катнашучы “Мәгариф” журналына 2014 елның икенче яртысына тулысынча язылганлыгы турында квитанция күчермәсен (скан, ксерокопия, фотоаппаратка төшергән яки башка копиясен) җибәрүе шарт.
2.2.3. Эссега техник таләпләр:
- Эссеның башисеме; авторының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме; эш урыны, мәктәптә укыткан фәне; педагог буларак эш стажы күрсәтелә; авторның фотосы җибәрелә (jpeg форматында, фотоның күләме 500 Мбтан да артык булмаска тиеш).
- текст компьютерда, Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара интервал белән җыелган булырга тиеш,
- күләме: җыелган текстта билгеләр һәм буш аралар (пробеллар) саны 3200дән артмаска тиеш (бу санга мәкаләнең исеме, авторы турында мәгълүмат керми).
2.2.4. Эссеның эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:
- “Яңа заман авыл укытучысы” темасына оригиналь караш, әлеге карашның бүгенге мәгарифтәге вәзгыять белән адекват бәйләнештә булуы, авторның мәсьәләгә конструктив фикер белдерүе;
- язмада авторның шәхси һөнәри тәҗрибәсе чагылыш табуы, эсседә авторның шәхесе турында күзаллау тудыру;
- әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамоталылык, фикер белдерү осталыгы.
2.2.5. Тиешле срокларда һәм тиешле таләпләргә туры китереп җибәрелгән эсселар арасыннан Оештыручы 10 эшне сайлап ала, аларны журналның июль (2014 ел) санында урнаштыра һәм шунда ук икенче тур башлануын игълан итә.
2.2.6. “Авыл укытучысы” конкурсына барлык таләпләрне үтәп, эссе җибәргән автор Конкурста катнашканы өчен Оештыручыдан (редакциядән) Таныклык алуга дәгъва итә ала. Таныклык “Мәгариф” журналы редакциясенең мөһере һәм баш мөхәррирнең имзасы белән расланырга тиеш. Таныклыкны алу өчен Катнашучы редакциягә мөрәҗәгать итеп, Таныклыкны ясау һәм почта чыгымнарын үз өстенә алуын хәбәр итәргә тиеш.
2.3. Конкурсның 2нче этабы “Мәгариф” журналының www.magarif-uku.ru адресы буенча урнашкан интернет-сайтында 1нче этапта иң яхшы 10 эссе авторы (алга таба – Номинант) өчен тавыш бирүдән гыйбарәт. Тавыш бирү нәтиҗәсендә 3нче этапка 5 кеше сайлап алына. Конкурста җиңүгә дәгъва итүче Номинантларның халык арасында абруен һәм популярлыгын, журнал укучыларының аларга ни дәрәҗәдә теләктәшлек белдерүен ачыклау максатыннан әлеге этап түбәндәгечә үткәрелә:
2.3.1.Тавыш бирү www.magarif-uku.ru интернет-сайтында оештырыла. Башка чыганакларда тавыш бирү исәпкә алынмый.
2.3.2. Бер кешенең бер генә тапкыр тавыш бирүен тәэмин итү максатында, тавыш бирүчеләрнең “Вконтакте” (vk.com) социаль челтәрендә теркәлгән булулары шарт. Тавыш бирүчеләр өчен бүтән бернинди дә шартлар һәм таләпләр куелмый.
2.3.3. Тавыш бирү 2014 елның 1 июлендә башлана һәм 31 августта тәмамлана.
2.3.4. Интернетта тавыш бирү өчен төзелгән исемлектә Номинантлар алфавит тәртибендә күрсәтелә.
2.3.5. Номинантлар үзләренә күбрәк тавыш җыю максатында, җәмәгатьчелекне үзләренең хезмәтләре һәм казанышлары белән таныштыруны мөстәкыйль рәвештә оештырырга, шул максаттан махсус чаралар да уздырырга хокуклы. Оештыручы, Номинантлар белән таныштырганда, берсенә дә өстенлек бирүен белдермәскә тиеш.
2.3.6. Икенче этап җиңүчеләрен ачыклау:
2.3.6.1. Иң күп тавыш җыйган 5 кеше интернетта тавыш бирүнең җиңүчесе буларак 3 нче турга уза.
2.3.6.2. Бер үк санда тавыш җыйган Катнашучылар икенче этапта җиңүгә дәгъва итсә, Конкурсны оештыручы әлеге претендентларның барысын да 3 нче этапка уздырырга хокуклы.
2.3.6.3. 2 нче этапта Катнашучы үзенә бирелгән тавышларны һәм үз урынын башка претендентларга бирә алмый.
2.3.6.4. Конкурсның икенче этабында Катнашучы үз кандидатурасын тавыш бирүдән алса, аның урынына 1нче тур Катнашучылары арасыннан яңа кандидат сайлап алынырга һәм интернет тавыш бирүгә кертелергә мөмкин. Яңа кандидат кертү (алыштыру) мәсьәләсен хәл итү – Оештыручы карамагында.
2.3.6.5. Икенче этапта җиңүчеләрнең берсе дип танылган претендент өченче этапта катнашудан баш тартса, аның урынын 2нче этапта катнашып та 3нче этапка уза алмаганнар арасында иң күп тавыш җыючы ала.
2.3.6.6. Тавыш бирү барышында килеп чыккан бәхәсләрне гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.
2.4. Өченче тур – мастер-класслар ярышы – 2 нче тур җиңүчеләре арасында, аларның һөнәри әзерлеген, белем дәрәҗәсен, педагогик осталыгын, мәгариф өлкәсенә кагылышлы норматив-хокукый базаны белүләрен ачыклау максатында түбәндәге тәртиптә үткәрелә:
2.4.1. Өченче этапка чыккан Номинантлар исемлеге “Мәгариф” журналының сентябрь санында игълан ителә. Шунда ук 3 нче этапны (“мастер-классларны”) уздыру урыны һәм көне хәбәр ителә.
2.4.2. Өченче этапта катнашу өчен командировка чыгымнарын Катнашучы як үз хисабына каплый.
2.4.3. Өченче этапта Катнашучыларның эшен бәяләү өчен жюри буларак Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты җәлеп ителә. Катнашучыларның эшләренә объектив һәм тулы бәя бирү максатында жюри составына башка белгечләр дә кертелергә мөмкин.
2.4.4. 3 нче этапка чыккан Номинантлар үз фәннәре буенча мастер-класс тәкъдим итә. Чыгыш ясау тәртибен ачыклау өчен жирәбә салына.
2.4.5. Мастер-класс форматы: жюрига укыткан фәннең әһәмиятен, аны укытуда шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру.
2.4.6. Һәрбер мастер-класс 20 минут вакыт белән чикләнә (шул исәптән 5 минуты – жюри сорауларына җавап бирү).
2.4.7. Мастер-класслар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә:
- иҗадилык,
- федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән аваздашлык,
- инновацион методикалардан урынлы файдалану,
- авыл мәктәбе спецификасын исәпкә алу,
2.4.8. Мастер-классларны жюри бәяләп, шул ук көнне җиңүчене, 2нче һәм 3нче урын алучыны игълан итә.
III. Конкурс белән идарә итү
3.1.Конкурс белән Оештыручы идарә итә.
3.2. Оештыручы жюрины туплый, конкурсның төрле этапларын үткәрү вакыты, урыны, регламенты һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.
3.3. Оештыручы конкурсны үткәрергә булышлык итү өчен башка оешмаларны, вазыйфаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм спонсорларны җәлеп итәргә хокуклы.
3.4. Конкурс этапларының нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта әлеге нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң, конкурста Катнашучы бер атна эчендә апелляцияне Казан, Декабристлар ур., 2, “Мәгариф” журналы редакциясе яки magarif@bk.ru адресы буенча юллый. Апелляциянең дәлилләр белән ныгытылуы шарт. Аноним мөрәҗәгатьләр исәпкә алынмый.
3.5. Конкурс этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта “Мәгариф” журналы битләрендә яки www.magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.
IV. Бүләкләү
4.1. Бәйгенең нәтиҗәләре “Мәгариф” журналының октябрь санында хәбәр ителә.
4.2. Конкурсның беренче турында катнашучылар әлеге Нигезләмәнең 2.2.6 пунктында күрсәтелгән тәртиптә “Авыл укытучысы” конкурсында катнашуы турында Таныклык алырга хокуклы.
4.3. Конкурсның икенче этабында катнашучыларга “Мәгариф” журналы редакциясенең Рәхмәт хатлары җибәрелә.
4.4. Конкурста I һәм II дәрәҗә дипломга ия булучыга конкурсның иганәчесе “Мелита” ҖЧҖнең кыйммәтле бүләге бирелә. III дәрәҗә дипломга ия булучы “Татмедиа” ААҖ тарафыннан техникага сертификат белән бүләкләнә.
4.5. Конкурсның өченче этабында катнашкан башка Номинантларга Рәхмәт хатлары һәм редакциянең истәлекле бүләкләре тапшырыла. 3 нче этапта катнашучылар эшләгән мәктәпләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
“Авыл укытучысы – 2014” бәйгесе турында өстәмә мәгълүмат белән “Мәгариф” журналы редакциясендә (Казан ш., Декабристлар ур., 2), www. magarif-uku.ru сайтларында, журналның vk.com, facebook.com челтәрләрендәге журнал сәхифәләрендә танышырга була.
Авыл укытучыларын конкурста актив катнашырга чакырабыз, аларга уңышлар телибез. Авыл мәгарифен бергәләп үстерик!
Чыганак: "Мәгариф" журналы


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free