МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Кушлавычта бер көн

   
 “Татарстанда - Тукай елы”, Татар халкының Бөек шагыйге Габдулла Тукайның тууына 125 ел.
   23 нче апрель, шимбә көн. Ниһаять, көтеп алган мизгелләр. Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Кушлавыч төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән "Белем.ру" порталында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесенең йомгаклау туры. Җюри членнары бәйгедә катнашкан 232 эшне җентекләп тикшереп, финалга чыккан 28 эш авторын Арча муниципаль районы Кушлавыч авылына “Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесе”нең республика киңәшмәсенә чакырдылар. Бәйгедә безнең районнан 12 эш катнашып, 3 се финалга узды. Алар: 1. "Тукай һәм музыка". Югары Яхшый мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангирова Зәримә Әзгам кызы. 2. "Тукайга - 125". Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең VII сыйныф укучысы Ильясов Риназ Радик улы (җитәкчесе: I квалификацион категорияле математика-информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы). 3. "Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре". Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең IX сыйныф укучысы Әхмәтгалиева Назлыгөл Әгъзәп кызы (җитәкчесе: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы).  
   Җиһангирова Зәримә Әзгам кызы һәм Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы, (ягъни мин) 500 чакрым юл үтеп, Бөек шагыйребезнең туган авылында булып кайттык.
   Казанга министрлык каршына җыелган финалистлар Г.Тукайның кендек каны тамган Кушлавыч авылына автобус белән юл алдык. Күңелле мизгелләр, әлбәттә, Казан-Кушлавыч юлында булгандыр. Автобуста барганда кемдер чыгыш әзерли, кемнәрдер үзләренең эш тәҗрибәсеннән фикер алыша, ерак юл аша үтеп килгәннәре йокыга изрәп бара, кайберләре тамак ялгый.
   “Тау башына салынгандыр безнең авыл...” Әйе, чыннан да ерактан ук мәчетенең манарасы күк гөмбәзенә тиеп торган Казаннан 80 чакрымга якын ераклыкта урнашкан Кушлавыч авылына да килеп җиттек.
   Автобустан төшүгә үк безне мәктәп укучылары шигъри юллар аша ипи-тоз белән каршы алдылар. Киңәшмәгә чакырылган кунаклар программа нигезендә теркәлү узганнан соң, Тукай һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салырга юл тотты. Һәйкәл янында аерым да, төркемләп тә фотога төшүләр... Шуннан соң без авыл мулласы Әсфәндияр абый белән берлектә Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгалим улы Мөхәммәтгариф каберенә зират кылдык.
   Сәяхәт “Тукаевларның музей йорты”нда дәвам итте. Музей җитәкчесе Ләйлә Мөнир кызы Мөхәммәтшина килгән кунакларны музей тарихы, Габдулла Тукайның тормыш юлы, җыелган экспонатлар белән таныштырды. Музей-йортка килеп кергәч тә безне шагыйребезнең нәсел шәҗәрәсе каршы алды. Шәҗәрәнең дәвамчысы булган, 1931 нче елгы Фоат абый күрше Субаш авылында яши икән. 1951 нче елда Кушлавыч авылына килеп, авыл тарихы, Тукай иҗаты, тормыш юлы белән кызыксынып 5 көн дәвамында мәктәп бинасында яшәп иҗат иткән рус милләтле Магдалина Мавровскаяның фотосурәтләре дә мәртәбәле урыннарга урнаштырылган биредә.  
   Чиратта Кушлавыч мәктәбе. 80 нән артык хуҗалыклы авылда 35 бала белем һәм тәрбия ала. Мәктәп директоры И.И.Гайнуллин, укыту-тәбия эшләре буенча директор урынбасары И.И.Әюпов мәктәп белән якыннан таныштырып чыкканнан соң безне мул табын корылган ашханәгә төшке аш өстәле артына дәште.
   Иң көтеп алган, иң дулкынландырган мизгелләр, әлбәттә, авыл мәдәният йортында булгандыр. Чөнки биредә киңәшмәнең төп өлеше, бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Киңәшмәне бәйгенең башлап йөрүчесе, оештыручы, жюри рәисе, Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы ачып җибәрде һәм алып барды. Шулай ук киңәшмәдә бәйгенең жюри әгъзалары, Министрлар Кабинеты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев, "Мәгърифәт" газетасының хатлар бүлеге мөдире Надия Шәйхетдинова һәм фотохәбәрчесе Ильяс Гыйләҗетдинов, "Татар заманы" (tatartime.com) элетрон газетасы журналисты Гөлназ Габдрахманова, җирле авыл советы җитәкчеләре һ.б. кунаклар да катнашты.
   Сәхнәдә һәр катнашучы 3 номинациядә (“1-9 сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы презентация”, “10-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм 1-2 курс студентлары арасында Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы презентация”, “Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы видеопрезентация”), үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар. Өч сәгать ярымга сузылган бәйге кызганнан-кыза гына барды. Тантана мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
   Нәтиҗәдә безнең районнан финалга чакырылган Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең VII сыйныф укучысы Ильясов Риназ һәм Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең IX сыйныф укучысы Әхмәтгалиева Назлыгөл “1-9 сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы презентация” номинациясендә II урынга, Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангирова Зәримә Әзгам кызы “10-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм 1-2 курс студентлары арасында Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы презентация” номинациясендә III урынга лаек булдылар.
   Бәйгенең иң зур бүләге гран-прига Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы лаек булды. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыятенең мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырылды. I урын алган укучыларга “Байтик” лагерына юлламалар тапшырылды. Киңәшмә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән төгәлләнде.
   Янәдән автобуска... Кабаттан Казанга... Алда тагын ничә чакрым юллар... Боларның берсе дә безне куркытмый инде. Чөнки без, киңәшмәдә катнашучылар, агымдагы елда Кушлавычның тәүге кунаклары булып, җиңүгә ирештек.
   Туган телебезне, бөек шәхесләребезне онытмыйк, милләттәшләр!
Дилүс Шәвәлиев
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro CMS - Free