МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Әлмәт авылында кунакта

НУРЗАДӘ ЯСТЫК ЯРАТМЫЙ ЯКИ ӘЛМӘТ АВЫЛЫНДА КУНАКТА 

Ниһаять, «Авылга кунакка» рубрикасы үзенең җиңүчеләрен барлый башлады. Яше өлкән булу һәм 400 чакрым юл үтәсе булганга Әлфия Авзалова Баулыдан беренче җиңүчебезгә кайта алмаган иде. Әле өметне өзмик. Бик тиздән каз өмәләре якынлаша. Шунда, Алла боерса! Әнә Нәфкать Нигъмәтуллин да Тәтешкә җыенып ята.
Ә без – җырчы Нурзадә, «Кәеф ничек?» мөхәррире Эльвира Гарипова һәм мин, Гөлназ Шәмси, 3 август көнне 380 чакрым юл үтеп, Мөслим районы Иске Әлмәт авылына кунакка кайттык. Уен-муен түгел, ә Актаныш һәм Башкортстанның Илеш, Бакалы районнары белән чиктәш бу авылга Дилүс Шәвәлиев чакырып хат язган иде. Ул чакырды – без килдек.

Әнә капка төпләрендә чәчәк бәйләме күтәреп үзе дә басып тора. Яраткан җырчысы Нурзадәне шулай зурлап каршылый инде ул. Өйдә мул итеп табын корганнар. Шушы тантана уңаеннан Шәвәлиевларның биш баласы да гаиләләре белән туган нигезгә җыелганнар. Дөрес, Дилүс үзе һәм бер абыйсы әле өйләнмәгән егетләр. Гомумән, 46 өйле Әлмәт авылында 14 ялгызак егет һәм кыз бар икән. Пропискада монда булгач, Актаныш районы Аккүз авылында укытучы булып эшләүче Дилүс һәм башка кайберәүләр дә шушы исемлеккә керәләр.
Гөлнур апа пешергән токмачлы аш, тәмле бәлеш, пироглардан авыз итеп, Дилүснең бертуган апасы Әлфира Солтанова йортына мунчага барырга җыендык. Ул инде 10 ел клуб мөдире булып эшли. Бер уңайдан авылга экскурсия дә ясарбыз. Иң башта «Минем гаиләм» бәйрәменә чакыручы афиша күзгә чалынды. Анда Нурзадә һәм «Кә-
еф ничек?» журналистлары да килә диелгән. Ара-тирә ташландык өйләр дә күзгә чалына. Шулар янында кызыл түгәрәк таксофон кукыраеп утыра. Хәер, авыл уртасында бүген-иртәгә эшләп китәсе кәрәзле телефон челтәре – «Мегафон» вышкасы тора. Югыйсә, закон нигезендә авылдан 5 чакрым читтә куелырга тиеш тә бит ул. 2004 елда оптимизация булып мәктәп, клуб, медпункт бер бина эченә кереп урнашканнар. Әлмәт башлангыч мәктәбендә нибары 1 укучы укый. Ә җылылык бирелмәгәч сафтан чыга башлаган элеккеге клуб бинасы бик кызганыч тоелды миңа.

Кунаклар мунча керәләр. Ә мин Әлфирәләр ишегалдында 6 песи баласы белән мәш киләм.

Кичке тамашага әзерлек бара. Соңгы тапкыр 1998 елда Әлмәт авылында Зөһрә Шәрифуллина һәм ИлСаф сайлау алды кампаниясе белән концерт биргәннәр. Төгәл ун ел авыл халкының үз сәхнәсендә Казан артистларын күргәне юк. Тансык, бик тансык шул аларга Нурзадә!

Ниһаять, бәйрәм башланды. 72 кешелек тамаша залына эскәмияләр куеп 100 кеше сыйды. Әле коридорда, урамда, тәрәзә аша тамаша кылучы халык күпме? Чуракай, Әмәкәй, Иске Карамалы авылларыннан килгәннәр хәтта. Клуб алды тулы машина, иномаркалар. Боларның барысына да Дилүс һәм Нурзадә сәбәпчеләр. Кичәне Яр Чаллыдагы «Күңел» радиосы ди-джее Айдар Гарифуллин алып бара. Аның әтисе Хәкимҗан Әлмәткә, ягъни үзенең туган авылында күршесе нигезенә йорт җиткереп торырга кайткан. Җәмәгәте Гөлүсә ханым белән элек яшәгән урыннары – Октябрь авылына йөреп эшлиләр икән. Туган авыл 46 өйле булса да, бер өйдән генә торса да, кендек каны тамган җир шул.
Сәхнәгә бер-бер артлы 5, 15, 25, 35, 45, 55 ел бергә гомер иткән 9 пар күтәрелделәр. Шушы кечкенә авылда 55 ел иңгә-иң терәшеп яшәгән 82 яшьлек Әхмәтгали бабай һәм Зөбәрҗәт әбиләрнең сәхнәгә ме-
нүләре үзе батырлык.

Ә Нурзадә җырлый да җырлый. Халык белән кушылып та, сәхнәдә егетләр биетеп тә. Янында әби булып киенгән Дилүс бөтерелеп кенә йөри. Шулай итеп гел уйламаганда иҗади тандем барлыкка килде.
Шәп булды бу кичә! Ник кайтканыбызга үкенерлек түгел.
Ә төнне Дилүсләрдә, ягъни Гөлнур һәм Мирзасалих Шәвәлиев-
лар өендә уздырдык. Нурзадә һәм мөхәррир Эльвира күпереп торган авыл ястыгына ияләшә алмыйча аны идәнгә төртеп төшерделәр. Ә иртән юлга.

Рәхмәт сезгә, кунакчыл Шәвәлиевлар, Иске Әлмәт авылы халкы хәм Казанга ук илтеп куйган Әмәкәй җирле үзидарәсе башлыгы Ринат Шаһалиевка. Зур рәхмәтләребезне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ялалов Илсур Индус улына да җиткерәсе килә. Чакыра белеп чакырсагыз, тагын кайтырбыз әле.
Гөлназ Шәмси

КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro CMS - Free