Иске Әлмәт бетмәскә азаплана, яки Дмитрий Медведев кечкенә авылны саклап калырмы?
Әлмәт шәһәре бөтен Татарстанны туендыра дисәң дә ялгыш булмастыр. Нәкъ менә аннан килгән нефтедолларлар республиканы үстерүдә зур роль уйный. Тик менә икенче Әлмәтне исә, киресенчә, юкка чыгып баручылар рәтенә кертеп булыр иде. Анда кибет, медицина пункты, ферма, мәктәп, балалар бакчасы юк, урамнарыннан йөрү дә газапка тиң. Сүзем Мөслим районындагы Иске Әлмәт авылы турында. Авырырга да куркалар Утыздан аз гына артык хуҗалыгы булган бу авылда халык булдыра алганча яши. “Ватаным Татарстан” газетасы килгәндә, анда яңгыр явып узган иде, машина урамга көч-хәл белән керде. Хәер, Иске Әлмәт яныннан ук Актаныш районына илтүче асфальт юл уза, авылдан чыгып булмый, дип әйтү килешмәс. Моңа гына түзеп булыр иде, әмма авылда ферма инде 7 ел элек беткән, мәктәп, балалар бакчасы юк, кибет тә бикле, табиб та август аенда эшеннән киткән. Иске Әлмәттә күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр яши, яшьләр шәһәрләргә китеп, шунда төпләнеп калган. Азык-төлек алырга картлар күрше авылга, район үзәгенә йөри алмый, авырырга да куркалар, чөнки дәвалаучы юк бит. Халык табибны күрше Әмәкәй авылына эшләргә күчте ди. Андагы фельдшер пенсиягә чыккан, ә аның урынына Иске Әлмәттәгесе киткән, чөнки үзе шул авылдан көн саен 7 чакрым килеп эшләгән икән.
Халык августтан бирле кая сугылырга белми йөри. “Безнең авылда күбесенчә картлар яши, сәламәтлекләре болай да яхшы түгел, табиб та киткәч, бөтенләй төшенкелеккә бирелеп беттек. Фельдшерга күренү өчен мин күрше Әмәкәйгә генә түгел, үз авылыбызның икенче башына барырга да куркам. Авыртсаң, егылып үләсе генә кала инде, – ди Иске Әлмәттә яшәүче Миңзифа Кәримова. – Азык-төлек атнага бер дә килә, ике атнага бер дә килә. Кибетебез бар иде, тик 2 ел элек сатучысы Казанга күчеп китте. Райпо шул бер хезмәткәр таба алмый, беткән авылны бетерик инде, диләр микән? Элек товарны алып кайтып торалар иде”. Аның сүзләренә күршесе Рафак та кушылды: “Элек гөрләп торган ферма бар иде бездә, “ВАМИН” шуны таркатты. Хезмәткәрләре нишләргә белмичә өйләрендә ята, үҗәтләре күрше авылга, районга барып эшли. Иске Әлмәтнең юллары да юк бит, кышын чистартмыйлар да. Ярый әле, авыл егетләренең үз тракторлары бар, алар ярдәм итә инде”. Теңкәгә тиюме, хокукларны яклаумы? Авыл урамында йөргәндә ниндидер бушлык сизелә. Балалар булмаганлыктан өч ел элек мондагы мәктәпне япканнар, клуб та озак вакыт эшләми икән. Эшләр иде, хезмәткәрләре китеп беткән. Иске Әлмәтнең бердәнбер урамыннан узганда, искергән, җимерелергә торучы йортлар күп күренде. Шуның берсе – Фәйрүзә Сибаеваныкы. Ул икенче группа инвалид, инде ничә еллар район хакимиятеннән торак шартларын яхшыртуны сорый. Аның өчен Иске Әлмәттәгеләрнең барысы да янып-көеп яши. “Фәйрүзәне өйле итү кибет белән медпункттан да мөһимрәк. Күптәннән интегә инде, түрәләр берни дә эшли алмый. Бар халыкның йөрәге сыкрый аның өчен. Менә карагыз әле, йорты терәүләрдән генә тора, түшәме бүген-иртәгә ишелергә мөмкин”, – дип Миңзифа апа миңа Сибаеваның йорты буенча экскурсия ясады. Фәйрүзә Сибаева торак шартларын яхшырту мәсьәләсе турында Татарстан Президенты Аппаратына, Югары судка хат та язып караган, тик аны Мөслим районы хакимиятенә җибәргәннәр. “Район главасы Ришат Хабиповка кергәнем бар, әмма ул мине тизрәк картлар йортына озатырга тели. Йорт таба алмыйм мин сиңа, ди. Район хакимияте берничә йорт тәкъдим итте итүен, әмма миңа яраклысы булмады”, – диде үзе. Йорт һәм сатучы юк, әмма фельдшер булыр Сораулар күп, җаваплар артыннан Мөслим хакимиятенә юнәлдек. Район башлыгы Ришат Хабипов урынында юк иде. “Ул Германиядә”, – диделәр. Башкарма комитет башлыгы Дамир Мөхәмәтдинов та үз эшләре белән чыгып киткән. Шулай да аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов (фотода) барлык сорауларга да җавап бирергә тырышты. Сүзен иң бәхәсле мәсьәләләрдән башлады. “Иске Әлмәттәге Фәйрүзә Сибаева инде ничә еллар йорт салып бирүне сорый. Аңа без берничәне тәкъдим итеп карадык, ризалашмады, үз хуҗалыгында яңаны торгызырга тели. Мин бүтән йортларда тора алмыйм, дип әйтә ул. Ә бит район хакимиятенең өй салып йөрергә акчасы юк, аны каяндыр табарга да кирәк бит әле. Район башлыгының Сибаеваны картлар һәм инвалидлар йортына озатырга теләвен дөрес аңларга кирәк. Ул аңа әлеге гамәлнең үзенә үк кулай булуы хакында әйткән. Аның бит бер туганы да юк, ә анда тиешенчә карыйлар, барысы да бар. Без кулдан килгән кадәресен эшләргә тырышабыз, йортын төзекләндергәнебез бар”, – диде Солтанов. Халык кибет юклыктан бик нык зарланган иде бит. Монда да эшләр шәптән түгел. 2004 елда Мөслим райпосы банкротлыкка чыккан булган, ә аның милке арбитраж идарәгә тапшырылган. Элек гөрләп эшләгән хөкүмәт оешмасында рәис вазыйфаларын башкарган, хәзер инде “Сәүдә йорты” фирмасын җитәкләүче Рубиз Салихов бүген үк Иске Әлмәт авылында кибет ачарга әзер, ди. Тик бер проблема бар: аңа сатучы табып булмый. Бинасы урынында, товарын ташу да авыр түгел, әмма якын-тирәдә анда эшләргә теләк белдерүче юк, хезмәткәрне инде ничә ай эзлиләр икән. Иске Әлмәт халкы үз арасыннан берәрсен шул урынга тапкан очракта, Салихов кибетне икенче көнне үк ачарга вәгъдә бирә. Фельдшер мәсьәләсенә килгәндә исә өметле хәбәрләр бар, ноябрь айларында Иске Әлмәт авылына яңа табиб килергә мөмкин. Мөслим районының баш табибы Мидхәт Сәфәров моңа ачыклык кертте: “Әмәкәй авылындагы фельдшер августта пенсиягә чыкты, аның урынына Иске Әлмәттәгесе килде, чөнки үзе шунда яши бит. Хәзер без Әмәкәйнең балалар бакчасында пешекче булып эшләүче, 5 ел элек фельдшерлыкны ташлаган кызны Казанга 1 айга укырга җибәрдек. Чөнки аның сертификаты гамәлдән чыккан иде. Иске Әлмәт халкы ноябрьләргә табиблы булып куяр, дип исәпләп торабыз”. Ел саен 1 мең авыл юкка чыга Кайбер авыллар шау-гөр килеп чәчәк атканда, икенчеләр юкка чыгып бара. Кечкенә авылларның юлсыз, кибетсез, фельдшерсыз, клубсыз, мәктәпсез яшәүләренә шаккатасың. Рушат Солтанов аларның бүгенге аяныч хәлгә төшүенә берничә сәбәп күрсәтә. Әйтик, элек-электән үк Мөслим районы халкын якын-тирәдәге Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләр үзенә тартып торган. Ә хәзер анда яшәүчеләр, аларның балалары һәм оныклары туган ягына кайтырга уйламый да. Иске Әлмәт сыман авылның районның читендә үк урнашуын әйтеп узарга була. “Мин, авыл бетә, дигән сүзне яратмыйм, вәзгыятьне төрлечә күз алдына китерергә була, хәлләрнең мөшкелләнүенә дә әллә ничә сәбәп китерә. Мисал өчен, районыбыздагы Яңа Карамалы авылы да бик кечкенә, әмма анда медицина пункты, мәктәп һәм клуб бар. Түгеш белән Урада исә урамнарына кадәр асфальт. Әмма бу гына авылны саклап калуга җитми шул, бүген анда яшьләрне калдырырга кирәк”, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Солтанов. Россия Төбәкләр үсеше министрлыгы мәгълүматларына караганда, илдә соңгы 20 ел эчендә 23 мең авыл юкка чыккан, ягъни ел саен 1 меңнән дә артык авыл картадан сызыла, дигән сүз. Бүген 10нан да азрак кеше яшәүче 38 мең авыл бар. Аларның юкка чыгуының төп сәбәбе булып халыкның шәһәрләргә күчеп китүе һәм андагы эре агломерацияләрнең үсеше тора. Шулай да бу мәсьәләне чишү юлы бар, дип саныйлар ведомствода. Чит илләр тәҗрибәсенә таянып, Россия Хөкүмәте махсус программа нигезендә яңа торак пунктлар торгыза башлаячак. Кайбер төбәкләрдә исә бер-берсенә якын урнашкан авылларны берләштереп, шулай саклап калырга ниятлиләр. Бу идея халыкка гына ошамый икән. Авыллар бетүнең тагын бер зур сәбәбе – мәктәпләр ябылу. Ел саен Россиядә аларның 700е эшчәнлеген туктата. Мәктәпнең авылны саклап торучы төп факторларның берсе булуын аңлаган Саратов өлкәсе Ахтарск районы Прокудино авылы укытучылары классларны тулыландыру юлын уйлап тапкан: алар ятим балаларны тәрбиягә ала башлаган. Ил җитәкчеләре авылның социаль үсешенә басым ясарга уйлый. Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев моның өчен 5 мәсьәләне хәл итәргә кирәк дип саный. Моңа авылда торак, юллар төзү, медицина пунктлары, мәктәп һәм мәдәният йортлары булдыру керә. Мөслим районы Иске Әлмәт авылында Дмитрий Медведевның планы тормышка ашар, дип ышанасы кала. РӘСИМ ХАҖИЕВ
"Ватаным Татарстан" 05-10-2012 №196-197 (26915-26916)
|