МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Хезмәт юлы җырларга тиң остаз

«Уфтанма гомерләр яз кебек үтә дип,

Чал чәчең күрсәң дә уфтанма...»

Моңлы җыр агыла да агыла. Кем соң җыры белән күңел кылларын тарткалый, яшен-картын моңы белән сихерли?

Безнең остазыбыз, мәктәп директоры, физика-математика укытучысы Альбина Кәшби кызы Ямалова.
Гомерләр бик тиз үтә икән шул, дип кабатлый Альбина апа, үзенең гомер бәйрәмен каршы алган көннәрендә гаҗәпләнгәндәй. Ниндидер үр яулаган саен, кеше, гадәттә, үткәннәрен барлап ала, киләчәккә югарырак бурычлар билгели бит. Шуның кебек, Альбина апа да узган юлларын күздән кичерә.
Табигатьнең гүзәл бер почмагы, Сөн елгасы буенда урнашкан Байсар авылында яшәүче Мәгъфия һәм Кәшби Вильдановлар гаиләсендә икенче бала булып, 1957 елның 14 сентябрендә дөньяга килгән Альбина апа. Апасының кайгыртуын, ярдәмен тоеп, 2 энесенә һәм 1 сеңлесенә олылардан күргән яхшылыкларны эшләп үсә.
1975 елда мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, бер ел дәвамында ВЛКСМ Райкомында хезмәт юлын башласа да, аның мәктәп елларында ук хыялы – укытучы һөнәрен сайлау була. Шушы теләге аны 1976 елда Алабуга дәүләт педагогия институтына алып бара. Төгәл фәннәрне җиңел үзләштерү сәбәпле, физика-математика бүлегенә укырга керә һәм 1981 елда хезмәт юлын Аккүз сигезьеллык мәктәбендә башлап җибәрә. Беренче чирканчыкны ул шушы мәктәптә математика, физика фәннәре укытып, 19 балалы IV сыйныфларның сыйныф җитәкчесе булып ала. Мәктәптә укыту белән беррәттән Кадермәт, Михайловка, Меңнәр һәм Чишмә авылларыннан килеп Аккүз мәктәбендә торып белем алучы укучыларның интернат җитәкчесе булып эшли. Сабыйларны, укучыларны яратып, чын күңел биреп хезмәт иткәнгә күрә кыска гына вакыт эчендә балалар да яшь белгечне үз итәләр, яратып өлгерәләр.
Элек күргәзмә материалларны төннәр буе утырып, кулдан ясаганнар. Төннәр буе дәфтәр тикшереп, йокламыйча эшкә киткән чаклары да аз булмаган аның. Аның өстенә педсовет, төрле киңәшмәләр, политукулар...
Альбина Кәшби кызында балаларны бик оста итеп үз фәнен өйрәнергә, аны яратырга җәлеп итә торган, үзенә генә хас сәләт бар. Дәрестә ул укытучы гына түгел, җырчы да, театр артисты да. Дәрес бирү алымнарын камилләштерү процессында ул бер чиктән икенчесенә сикерми. Дәресләрдә традицион һәм инновацион методларның иң уңышлы якларын нәтиҗәле куллануны максат итеп куя. Аның мавыктыргыч дәресләрен балалар көтеп ала. Альбина Кәшби кызы – үз өстендә иң күп эшләүче укытучыларның берсе.
Теоретик яктан әзерлекле, бай һөнәри осталыкка ия булган бу шәхес турында бик күп сөйләп булыр иде. Хезмәтендәге зур уңышлары өчен ул Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының, район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Укытучының хезмәтен әллә нинди исемнәр, Мактау кәгазьләре, орден-медальләр түгел, ә ул укыткан укучыларның ирешкән уңышлары бәяли. Альбина Кәшби кызы үзе белем һәм юнәлеш биргән, мәктәпләрдә тырышып хезмәт куючы дистәләрчә укучылары белән хаклы рәвештә горурлана.
Сабыр холыклы, туры сүзле, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы Альбина Кәшби кызының мәктәптә эшли башлавына да өч дистәдән артык вакыт үткән. Шушы вакыт эчендә аның янына ничәмә-ничә кеше киңәш сорап килеп, аның акыллы сүзләрен тыңлап, күңелен, җанын тынычландырып, яшәүгә көч алып, киләчәккә өмет белән киткәндер, һәр кешенең үзенә генә хас сыйфатларын күрә белеп, аның кабатланмас шәхес булуын дәлилләп бирә белүче психолог авыр чакта һәркемнең хәленә керә, җылы сүзен әйтә, төпле киңәшен бирә. Саф күңеллелеге өчен Ахун авылы егете Рәдис абый аны үзенә гомерлек яр итеп сайлагандыр. Бер-берсен яратып кавышкан парны сөендереп, мәхәббәт җимешләре – уллары Радик белән кызлары Резеда дөньяга киләләр. Әниләре кебек игелекле, тәүфыйклы, сөйкемле булып үсәләр. Радик Минзәлә “Авыл хуҗалыгы” техникумын тәмамлап, Яр Чаллы шәһәрендә КамАЗ заводында эшли. Ә Резеда әнисе юлыннан китеп, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлап бүгенге көндә Меңнәр авылында балалар бакчасы мөдире булып эшли. Радик та, Резеда да һәрчак әниләренең ярдәмен тоеп, киңәшләрен тотып, киләчәк юлларын дөрес сайлаганнарына ышанып яшиләр.
Менә шундый тату, матур гаилә утын сүндермичә саклап яшәүче олы җанлы Альбина апага бүген 55 яшь.
Күп кенә балаларның яраткан укытучысын, әти-әниләрнең хөрмәтен һәм рәхмәтен казанган хезмәттәшебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа тагын да зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, үз балаларының һәм укучыларының бәхет, куанычларына сөенеп яшәвен телибез.

Дилүс Шәвәлиев
Аккүз мәктәбе укытучысы.
"Актаныш таңнары" №72(9717), 14.09.2012

КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro CMS - Free