Гүзәллек иленә - бергәләп
Иске Әлмәт авылында яшәүче Гөлнур һәм Мирзасалих Шәвәлиевләрнең йорт янәшәсе әкияти бер дөньяны хәтерләтә. Алар ел саен йорт алларын, ян бакчаларын берсеннән-берсе матур гөлләргә күмәләр. Яздан алып, салкын көзгәчә аллы-гөлле чәчәкләргә төренеп, авылга ямь биреп тора аларның ихатасы. Кайткан кунаклар да, авыл халкы да әлеге матурлыкка битараф кала алмый: чәчәклек тирәсендә фотосурәткә төшеп, аларны үстерү серләрен сораштырып китәләр. «Чәчәкләр үстерүче кеше башкаларга һәм үзенә чиксез сөенеч китерә» дигән сүзләр Шәвәлиевләргә атап әйтелгән диярсең. Аларның йортлары да, үзе бер матур чәчәк кебек, әллә каян балкып тора. "Авыл утлары" №85, 25.11.2015
|