|
1)Сине белгән көннән алып, Мин бит бөтенләй башка. Синең исем язлар булып, Язылгандыр язмышка.
КУШЫМТА: Гүзәлләрдән дә гүзәлем, Матурлардан -матурым. Гомерлеккә дип, сайлаган, Син -минем сөйгән ярым.
2)Бу мәхәббәт тылсым нурдай, Яктыртты тормыш күген. Янымда син,син булганга, Бәхетлемен дә бүген.
3)Җитәкләшеп парлап кына, Олы юлларны үтик. Шатлыкларга гына юрап, Яңа көннәрне көтик.
Д.М.Шәвәлиев
|